«Картаюны белмәүчеләргә» — 85!

Курчак театрында уйнаучы артистлар драма артистларыннан нәрсәсе белән аерыла? “Әкият” курчак театрының 85 еллык юбилеенда шушы сорауга җавап эзләп карадык. Шул ук кичәдә быелгы “Шомбай-fest 2019” фестивале лауреатлары да билгеле булды.

Иң таләпчән жюри – балалар

23–28 октябрьдә өченче мәртәбә узган “Шомбай-fest 2019” катнашучылары арасында Франция, Белоруссия, Италиядән, Хакасия, Башкортстан, Карелия республикаларыннан, Оренбург, Новосибирск, Красноярск, Белгород, Курск  шәһәрләреннән театрлар бар иде. Жюри хөкеменә 18 спектакль тәкъдим ителде. Спектакльләрне жюри әгъзалары белән бергә 2–8 нче сыйныфларда укучы балалар да бәяләгән.

Спектакль сүзсез генә дә була һәм тамашачы мәхәббәтен яулый ала икән. Италиядән килгән театр труппасы “Җепләрдә бию” (“Танец на ниточках”) спектакле белән моны раслады. Укучы балаларның “Тамашачы мәхәббәте” призы да аларга эләкте.

https://vatantat.ru/2019/10/%d3%99bi-j%d3%a9ri-klubka-ni-eshl%d3%99rg%d3%99-onykka/

Бу сәхнә әсәрендә нибары ике кеше катнашты. Актерлар Ремо ди Филиппо һәм Рода Лопез үзләренең эше турында менә ни ди:

– Персонажларыбызның характерлары авыр, уйнаганда курчакларыбызны тыңладык, алар үзләре үк безгә ничек хәрәкәт итәргә, нишләргә икәнен әйтеп торды кебек. Тамаша вакытында җеп өзелә күрмәсен инде, дип курыктык. Фестиваль дә, Казан да безгә бик ошады.

Фестивальнең иң яхшы спектакле дип жюри Карелия курчак театрының “Тимер” (“Железо”) спектаклен сайлады. “Әкият” курчак театры тәкъдим иткән “Уйна, курай! Җырла, Шомбай!” спектакле фестивальнең махсус дипломына ия булды. Ул фестиваль кысасында тәкъдим ителгән бердәнбер татар телле спектакль иде.

Вакытны туктатучылар

 Курчак театрының башкалардан аерып тора торган ягы нәрсәдә дигән сорауга җавапны курчак-артистлар ук әйтеп бирде: алар картаюны белми. Балачак иленә алып кереп китүче артистларга, труппага, театрга 85 яшь биреп буламы инде? Кичә барышында бу сүзләр еш яңгырады.

Театрны бәйрәм белән котларга килгән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, курчак театрларында эшләүче актерларның эше гаять катлаулы,  дип билгеләп үтте.

– Башкалар миңа үпкәләмәсен, әмма курчак театрында эшләү башка театр артистларының хезмәтенә караганда кыенрак. Спектакльләр аз диючеләргә, мин, бер тапкыр булса да сәхнәгә менеп, шушы авыр курчакларны күтәреп карагыз әле,  дип әйтер идем. Бу хезмәтнең нәтиҗәсе – әкият.

Ирада Әюпова әйтүенчә, курчак театрына әкияти бина төзү турында министр чагында ук Зилә Вәлиева хыялланган. Айрат Сибагатуллин чорында бу хыял чынга ашты.

https://vatantat.ru/2019/10/moshenniklarga-aldanmas-%d3%a9chen-n%d3%99rs%d3%99l%d3%99rne-ist%d3%99-totarga-kir%d3%99k-2/

– Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев бина нигезенә капсула салган вакытта ук аның әкияти булуына ышанды. Курчак театры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтүендә сафка басты. Бу зал иң кечкенә тамашачыларга уңайлы булсын өчен төзелгән: күтәрелә торган урындыклар, менә дигән акустика. Алга чабабыз, киләчәк турында уйлыйбыз. Әйе, бу да кирәк. Әмма гел чабып, иртәгәсе көн кичәгегә караганда әйбәтрәк була дип яшәп, бүгенгесен онытмыйк. Иң кыен елларда да, ачлык чорыннан соң, яшь республика балалар өчен театр төзегән. Бу бит искиткеч. Киләчәге турында уйлаган илнең, халыкның киләчәге бар, театрның киләчәгенә ышанам, — диде ул.

Ирада Әюпова театр труппасына дәүләт бүләкләрен, рәхмәт хатларын тапшырды. “Әкият” театры директоры Роза Яппарова исә “Республика алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде, Миләүшә Фәйзрахмановага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде.

Барлык театрлар исеменнән “Әкият” труппасын Г.Камал исемендәге театр җитәкчесе Илфир Якупов котлады.

– Үгет-нәсихәт бирмичә генә балаларны тәрбияләп буламы? Юк. Курчак театрлары “Вакыт” дигән номинация җиңүчеләре ул. Сез вакытны туктатасыз, дөньяны серлерәк, яктырак итәсез. Залларыгыз тулы булсын иде, чөнки сезнең тамашачы аннары безгә килә. Ә без аны кочак җәеп көтеп торабыз, – диде ул.
“Әкият” театры соңгы арада тынгысыз эшләде. “Шомбай-fest”ны үткәрделәр, “Әлфия” премьерасын чыгардылар, юбилей көненә дә килеп җиттеләр. Театрның баш режиссеры Илгиз Зәйниев әйтмешли, мондый эшне тату, бердәм гаилә генә башкарып чыгара ала. Кичәдә дә ул “Әкият” труппасын гаиләм дип атады.

– Бәхет өчен нәрсә кирәк? Бәхет өчен өйдә тәртип, дусларның янда, якыннарның сәламәт булуы кирәк. Бүгенге бәйрәмдә безнең дусларыбыз янәшәдә. Без бүген бик бәхетле! Бу – минем йортым, минем гаиләм, һәм мин аларны яратам, – диде баш режиссер.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү