Картлыктан куркасызмы? | ТЕСТ

  1. Бу фикерләрнең кайсы белән килешәсез?

А. 40тан соң тормыш башлана гына әле!

Б. 40 яшьтән соң бер-бер артлы төрле чирләр борчый башлый.

В. Даһилар арасында 40 яшькә кадәр җитмичә үлгәннәре шактый. Алар иң бәхетле кешеләр булган.

  1. Сыйныфташлар очрашуында сез иң беренче чиратта:

А. Алар белән аралаша алуыгызга сөенәсез.

Б. Диета, сәламәт яшәү рәвеше, бала тәрбияләү һ.б. турында киңәшләр бирешәсез.

В. Кайсыгызның үз яшеннән – яшьрәк, кайсыгызның олырак күренүен чагыштырып утырасыз.

  1. Сез “кара көн”гә дигән акчаны ни өчен җыясыз?

А. Җәйге ялымда чит илгә барырга җыенам.

Б. Авырып китсәм, операция ясый калсалар, кирәге чыгар, дим.

В. Бакыйлыкка күчкәч, күмү-җирләү чыгымнарына үз акчам булсын өчен.

  1. Туган көнегезне билгеләп үтәргә яратасызмы?

А. Әйе, бу – минем өчен зур бәйрәм.

Б. Кайчан ничек инде, кәефкә карап.

В. Аның нәрсәсен билгеләп үтәсең инде? Тагын бер елга картаюда бернинди шатлык та күрмим.

  1. Янәшәдәгеләрдән чын яшегезне яшерәсезме?

А. Юк, бу – ахмаклык.

Б. Берничә яшькә киметеп әйтәм.

В. Яшемне сорасалар, ишетмәмешкә сабышам.

  1. Фотога төшәргә яратасызмы?

А. Әйе.

Б. Бар да мине ничек төшерүләренә бәйле.

В.  Аннары ул фотоны фотошоп программасы ярдәмендә эшкәртергә рөхсәт итсәләр генә ризалашам.

  1. Нинди киемгә өстенлек бирәсез?

А. Кайсы килешә, шунсын алам.

Б. Заманадан артта калырга ярамый. Шуңа күрә яшьләр нинди кием кисә, мин дә шуны сатып алам.

В. Сыйфатлы тукымадан тегелгән кием ошый. Озак киярлек булсын.

Нәтиҗә ясыйбыз

“А” җавабы күбрәк булса: картаюдан курыкмыйсыз! Киресенчә, аны лаеклы рәвештә каршы алырга хыялланасыз. Олыгаюны тормышыгызның чираттагы бәхетле этабы итеп күзаллап, дөрес эшлисез! Алга таба да шундый күтәренке рухта яшәргә язсын!

“Б” җавабы күбрәк булса: сез картлыкның үзеннән түгел, ул “бүләк иткән” җыерчык, чирләрдән куркасыз. Болар бар да котылгысыз, билгеле. Әмма яшәү рәвешегезгә игътибар итеп, тән тиресен дөрес тәрбияләсәгез, мондый күңелсез үзгәрешләрне аз булса да кичектереп була.

“В” җавабы күбрәк булса: картлыктан шул дәрәҗәдә куркасыз ки, көзгегә карауга, үзегездә аның билгеләре күренә башлаган кебек була. Төптәнрәк уйлап карасагыз, картлыктан бигрәк, олыгайган көндә ялгыз калудан, хәерчелектә яшәүдән, туган-тумачага бәйле булудан куркасыз түгелме? Ничек кенә булмасын, һәр очракта чыгу юлын табарга була! Әгәр бу юл күренмәсә, кичекмәстән психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 


Фикер өстәү