Казахстанда «Ақсораң» мәчете ачылган

Казахстанның Караганда өлкәсе Актогай районында «Ақсораң» мәчете ачылды. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Ақсораң» мәчетен төзү эшләре 2018 елда башлана. Ул заманча стандартлар нигезендә сафка бастырылган, анда бер үк вакытта 200 кеше намаз укый ала.

Иман йорты бер зур залны, хатын-кызлар өчен намаз уку залын, гыйбадәтләр, никахлар үткәрү өчен махсус залларны, имамнар кабинетын үз эченә ала. Шулай ук 250 урынлы ашханә һәм морг бар. Бина үзәктән җылыту системасына тоташтырылган. Мәчет территориясендә автомобильләр өчен парковка да каралган.

Мәчетне ачу тантанасыннан соң Коръән укыдылар һәм тантанага килгән һәркемне төшке аш белән сыйладылар.

 


Фикер өстәү