Казан үзәгендә шәхси йортта янгын чыккан: нәтиҗәсе аянычлы

Казанның Һади Такташ урамындагы шәхси йортта чыккан янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 21.10 сәгатьтә 112 бердәм номерына Һади Такташ урамындагы 45нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

1нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә, ялкын йортны тулысынча ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгать эчендә сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта ике кешенең мәетен табып алганнар.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү