Казанда җитештерүдә һәлак булучылар саны күпме?

Быелның башыннан алып Казанда эш урынында ун кеше һәлак булган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә кимрәк. Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды.

«Казанда үлем очракларының кимү тенденциясе инде өченче ел рәттән күзәтелә. Җитештерү һәм төзелеш өлкәләре тормыш һәм сәламәтлек өчен иң куркыныч тармаклар булып кала. Үлем белән тәмамланган дүртәр очрак шуларга туры килә», — дип искәрттеләр мэриянең матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, 2019 елның башыннан алып республика башкаласында эш урынында 46 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 10 процентка азрак.

Хезмәтне саклау буенча координация советының эшче төркеме, төзелеш мәйданчыкларына 30 тапкыр барып, 37 объектны тикшергән. 15 объектта хезмәтне саклау турындагы закон таләпләрен бозу очраклары ачыкланган.

Лифт шахталары һәм баскыч аралыкларында киртәләр, шәхси саклану һәм иминият системалары булмау, шулай ук эшкә өйрәтелмәгән персоналны җәлеп итү иң киң таралган закон бозу очраклары арасына керә. Хәзерге вакытта ачыкланган барлык закон бозу очраклары да юк ителгән.

 "Татар-Информ"

Фикер өстәү