«Мерседес» шоферы җәяүлеләр кичүендә гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.
Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән Гаврилов урамында юл аркылы чыккан.
Бала табиблар автомобилендә хастаханәгә барганда вафат була.
Фаҗиганең шартлары ачыклана.