Казанда бер йорт подъездында балалар коляскалары янган

Казанда биш катлы йорт подъездында балалар коляскалары януын видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклашты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә кичә кич белән Кызыл Позиция урамындагы биш катлы 11нче йортның подъезд тамбурында ике бала коляскасы янганлыгын хәбәр итте.

 

Янгын мәйданы ике квадрат метр тәшкил иткән, беркем дә зыян күрмәгән.

Белгечләр янгын сәбәбен ачыклый.

Бу хакта тулырак: https://tatr-inform.tatar/news/2019/10/30/196156/

Фикер өстәү