Казанда эштә җәрәхәтләнгән-имгәнгән кешеләргә машина тапшырдылар

Машина алар өчен – “корыч ат” кына түгел, ә дус һәм ярдәмче дә. Эштә җәрәхәтләнгән-имгәнгән кешеләргә Казанның “КАН Авто” үзәгендә яңа  Lada Granta машиналары ачкычларын тапшыру тантанасы булды.

– Бүген без 22 машина ачкычы тапшырабыз, ә гомумән быел барлыгы 32 “корыч ат” бүләк ителәчәк. 2001 елдан башлап, 900ләп автомобиль өләштек инде. Алар асылда – кулдан автомат идарә ителешле. Машина, әлбәттә, сәламәтлекне алыштыра да, кире кайтара да алмый. Шулай да без аның тормышыгызда ышанычлы ярдәмчегә әйләнәсенә ышанабыз, – дигән тантанада Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәчесе Павел Лоханов.

Җитәкче фондның җитештерүдә имгәнүчеләргә автомобильләр өләшү генә түгел, бәлки бер тапкыр түләнелә торган акча һәм айлык түләүләр биреп килүен, санаторий-курорт ялын оештыруын, дарулар өчен түләвен, яңа һөнәргә өйрәтүен дә билгеләп үтте.

Машина ачкычы тапшыру тантанасына килүчеләрнең берсе  –Мөслим районыннан Гөлшат Сәйфиева колхозда ветеринар булып эшләгәндә бәхетсезлеккә юлыккан – аны нәселле үгез сөзгән.

– Сыерларны көтүлеккә чыгарганда үгез, кинәт кенә чылбырыннан ычкынып, миңа ташланды. Аягымдагы бөтен кан тамырлары шартлап, берсенә генә зыян килмичә калды. Бик күп кан югалттым. Мөслимдә дүрт сәгать операция ясадылар. Җиде көн диярлек яшәү белән үлем арасында яшәдем. Шуннан соң әкренләп кенә аякка баса башладым. Дүрт ай буе хастаханәдә яттым, – дип сөйләгән Гөлшат ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Шунысын да әйтеп үтик: һәр машина хуҗасының физик үзенчәлекләреннән чыгып сайлап алынган. Ул җиде елга бер тапкыр бирелә. Машинадан файдалану чорында гариза буенча фонд ягулык-майлау материаллары өчен өлешчә түли. Моннан тыш җиде елга бер тапкыр машина бәясенең 30 процентына кадәр суммага (бу акчаны фонд түли) капиталь ремонт ясату мөмкинлеге дә каралган.


Фикер өстәү