Казанда фатир бәясе кимегән

Быелның өченче кварталында Казанда яңа төзелгән йортларда фатир бәясе 2,1 процентка кимегән. “Хәзерге вакытта башкалабызда бер квадрат метр торак мәйданының уртача бәясе 83,2 мең сум тәшкил итә”, – диелә “Фатирлар бәясе” порталы тикшеренүендә.

Соңгы өч айда Россиянең иң зур 70 шәһәреннән 28ендә яңа йортларда фатирлар кыйммәтләнгән. Калганнарында, шул исәптән Казанда бәя төшү күзәтелгән. Торак бигрәк тә Чаллыда һәм Самарада нык арзанайган (9–13 процентка).


Фикер өстәү