Казанда Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасы узачак

21 ноябрьдә Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Татарстанның һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләр) арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча I Республика олимпиадасы узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиадада Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Буа, Мамадыш һәм Ютазы районнарыннан шәкертләр катнашачак.

Интеллектуаль ярышта катнашучылар «Ислам хокукы», «Дин нигезләре» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак. Олимпиада гарәп сөйләмен, Коръәнне дөрес һәм матур укый белүгә язма һәм телдән тест биремнәрен үтәү рәвешендә узачак.

Республика бәйгесендә җиңү яулаган шәкертләр Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XII Бөтенроссия олимпиадасында катнашу хокукына ия булачак.

Илкүләм олимпиада быел декабрь башында Казанда узар дип көтелә. Анда Россиянең Татарстан, Башкорстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Черкес Республикалары, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка төбәкләренең дини белем бирү йортлары студентлары катнашачак. Олимпиаданың республика туры беренче тапкыр Татарстаннан иң сәләтле шәкертләрне сайлап алу һәм бөтенроссия этабына җибәрү өчен оештырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-iform.tatar/news/2019/10/31/196234/

Фикер өстәү