Казанда күкрәк яман шешенә каршы социаль акция узачак

3 октябрьдә «Мәгариф шешләргә каршы» мәгълүмати кампаниясе чикләрендә Казанда күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында республика хатын-кызларының хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән #МИНУЗДЫМ (#ЯПРОШЛА) социаль акциясе оештырыла. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара «МЕГА» сәүдә үзәгендә була. Хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәүче онкологларыннан түләүсез карап тикшерү үтә алачаклар.

Әлеге акция Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры, Philips компаниясе һәм Evolution креатив агентлыгы ярдәмендә «Мәгариф шешләргә каршы» зур масштаблы проекты чикләрендә уздырыла.

 


Фикер өстәү