Казанда Ләйсән Утяшева катнашында масштаблы чара узачак

24 октябрьдә эшмәкәрләр бер мәйданга җыелачак. Бу көнне Казанда “Эшмәкәрлекне популярлаштыру” федераль проекты кысаларында “Мой бизнес” форумы үтәчәк. Анда уңышлы эшмәкәрләр, экспертлар чыгыш ясаячак. Алар арасында Россия чемпионы Ләйсән Утяшева, эшмәкәр һәм маркетолог Роман Жилин һәм бизнеста танылган башка эшмәкәрләр булыр дип көтелә.

“Синергия” бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов әйтүенчә, “Татнефть- Арена” боз сараенда уза торган форум Россиядәге иң эре мәйданнарның берсе булачак. Моңа кадәр ул Светлогорск, Иваново, Ростов-Дон, Барнаул шәһәрләрендә узган һәм 5әр мең кеше җыйган.

– Россиядә узган барлык бизнес-форумнар арасында Татарстан иң күп эшмәкәрне җыячак. Бу көнне Казанга 9 мең кеше килер дип көтелә, – диде журналистлар белән очрашуда Григорий Аветов.
Моннан тыш, Чаллы (IT-паркта) һәм Әлмәт (“Юбилейный” мәдәният йортында) шәһәрләрендә онлайн-трансляция өчен махсус мәйданнар булдырылачак. Анда теләгән һәр кеше сораулар бирә алыр дип планлаштырыла. Әлеге трансляциядә катнашу бушка. Казанда уза торган форумга исә эшмәкәрләр Мой.Бизнес.РФ сайты аша кереп теркәлә ала.

– Бу форум барлык катнашучылар өчен бушлай. Әгәр түләп керә торган булса, 1 миллион сум булыр иде, чөнки ул бәһасез, – диде Григорий Аветов, уенын-чынын бергә кушып. – Ә чынлап әйткәндә, мондый дәрәҗәдәге форумның бәясе бер кешегә уртача алганда 10–12 мең сум булган булыр иде.
Аның сүзләренә караганда, бу чарага иң арзан билет 7 мең сум торган булса, иң кыйммәтле билетны 100 мең сумга сатып алырга мөмкин булыр иде.

Татарстанның икътисад министры Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, Россиянең икътисад министрлыгы 1 сентябрьдән “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм” илкүләм проекты кысаларында зур күләмле мәгълүмати һәм уку-укыту кампаниясен башлап җибәрде. Илкүләм проектның бер бүлеге булып “Эшмәкәрлекне популярлаштыру” федераль проекты тора. Мәгълүмати кампания 45 төбәктәге 149 командадан гыйбарәт. Белгечләр бизнеска кирәкле ярдәм күрсәтәчәк. Моннан тыш, алар “Мой бизнес” форумнарын һәм 25 мастер-класс та уздыра.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү