Казанда медицина үзәгенә карата җинаять эше кузгатканнар

Прокуратура тикшергәннән соң Казанның «Тервейс» медицина үзәгенә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ачыкланганча, тернәкләндерү үзәгендә медицина кабинетлары тиешенчә җиһазландырылмаган булган, куллану вакыты чыккан дарулар башка препаратлар белән бергә сакланган. Моннан тыш, кайбер медицина процедуралары алдан табиб-косметолог тикшергәнче үткәрелгән, яраклылык вакыты чикле дарулар исә контрольдә тотылмаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү