Казанда Путин урамы булырга мөмкин

Казандагы бер үзәк урамның атамасын алыштырып, аңа Владимир Путин исемен бирү гражданнарның теләге һәм инициативасына бәйле. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шулай дип белдерде.

«Шундый карарлар кабул итү турында сөйләшкән вакытта, Рөстәм Миңнеханов һәрвакытта да гади кешеләрнең теләге, инициативасына колак сала. Мондый карарларны гражданнарның инициативасы белән генә кабул итәргә мөмкин», — дип искәртте ул.

Моңа кадәр активистлар Казандагы бер үзәк урамның атамасын алыштыру – аңа РФ Президенты исемен бирү тәкъдиме белән петиция әзерләгән иде. Лилия Галимова инициативаның ни дәрәҗәдә хуплау табуын контрольдә тотарга һәм алга таба әлеге мәсьәләне тагын да җентекләбрәк өйрәнергә тәкъдим итте.

 


Фикер өстәү