Казанда юл һәлакәтендә 18 яшьлек студент вафат булган (ФОТО)

Казанда әйләнгән «Лада»ның алгы тәрәзәсе аша очып чыккан 18 яшьлек егет һәлак булган. Бу хакта Казанның юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәте.

 

«Авария бүген төнге өчтә Вишневский урамында булган. «Гранта»ны йөртүче Калинин урамы ягыннан зур тизлектә килгән. Ул каршы як полосага чыккан һәм коймага бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль әйләнеп капланган, ә егет тәрәзә аша чыгып очкан», — дип сөйләделәр оешмада.

Егет алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында вафат була. Аның пассажирлары — 19 яшьлек егет һәм 18 яшьлек кыз хастаханәгә салынган.

"Татар-Информ"

 


Фикер өстәү