Казандагы бер уку йортында Шәймиев залы булачак

КФУ Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залы Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исемен йөртәчәк, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

Университетның Tataristica үзәге моннан ике ел элегрәк, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү һәм кайбер проблемаларның чишелешләрен табу өчен, татар теле, әдәбияты, тарих, мәдәният өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуларны башлап җибәргән. Ә моны нәкъменә Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән.

Актлар залы бинаның өченче катында урнашкан. Ул тулысынча төзекләндереләчәк. Әмма залның рәсми төстә кайчан ачылачагы әлегә мәгълүм түгел.


Фикер өстәү