Казанлылар атнага дүрт көн эшләргә риза, әгәр дә…

  Әнә шул сорауга җавап табу ниятеннән, “ПромРейтинг” агентлыгы башкалада сораштыру уздырган. 

Казан халкының 32,5 проценты бүгенге хезмәт хакын саклап калган очракта дүрт көнлек эш атнасын кертүне хуплаган. Мондый тәкъдимгә, тулаем алганда, башкалада яшәүчеләрнең 21,9 проценты каршы түгел. Сорашып-белешүдә катнашучылар дүрт көн генә эшләүнең уңай яклары арасыннан сәламәтлекне һәм гаилә мөнәсәбәтләрен яхшыртуны, сәяхәтләр өчен мөмкинлек артуны телгә алган. Каршы килүчеләр исә хезмәт хакы кимү, ял көннәрендә эш таба алмыйча каңгырып йөрү, шуның аркасында хәмер белән мавыгу куркынычы килеп чыгу ихтималын  искәрткән.

Шул ук вакытта казанлылар (57,9 проценты) эш атнасына караганда эш көне сәгатьләрен киметүнең яхшырак буласын белдергән. Ә инде алҗу мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 35,1 проценты – эштә нерв киеренкелегеннән, ә 14,9 проценты физик киеренкелектән арый. Сорашып-белешүдә катнашучыларның нибары 11,4 проценты гына армыйча эшләүләрен әйткән.


Фикер өстәү