Кремль акчасы кемнәргә эләгә?

Шушы көннәрдә Президент грантлары фонды бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр исемлегендә Татарстан проектлары да бар. Россия Президентыннан шуларны тормышка ашыру өчен 76 миллион сумнан артык акча бүленеп биреләчәк.

Бәйгегә республикадан барлыгы 256 гариза тапшырылган. 44 проект җиңүгә лаек дип табылган. Шуларның 28е – Казанның коммерциячел булмаган оешмалары. Президент грантына Россиянең барлык төбәкләреннән 2 128 проект лаек булган. Барысына 4,35 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.
Президент грантына ия булган Татарстан проектларының күбесе социаль хезмәт күрсәтү, халыкны яклауга юнәлгән. Араларында сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәүче, гаилә кыйммәтләрен яклау, мәгариф, мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә багышланганнары да бар.

11,1 миллион сумлык грантны “Яңа гасыр” хәйриячелек оешмасы откан. Алар акчаны эшче мигрантларның социаль яраклашуына тотачак.

8,7 миллион сум “Безнең эш” иҗтимагый хәрәкәтенә “Минем белән бергә хыяллан” хәйрия проекты өчен биреләчәк. Проект авыру балаларның һәм өлкән яшьтәгеләрнең хыялларын тормышка ашырудан гыйбарәт.

“Балаларда – көч” хәйрия һәм “Ярдәм” ислам фондлары да җиңүчеләр рәтендә. Беренчесе 5 миллион сум акчаны Лениногорскидагы инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгенә тотачак. “Ярдәм” фондына “Бер-беребезгә терәк булыйк” проекты өчен 4,8 миллион сум биреләчәк. Ул инвалид арбасында хәрәкәтләнергә мәҗбүр, ДЦП диагнозы булган, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан интеккән кешеләргә ярдәм итүне күздә тота.

Барлык проектлар да миллионнар сорамый. Мәсәлән, “Сәламәт Татарстан” квесты – 637 мең сум, “Татарстан Энҗесе” республика конкурсы 495 мең сумга ия булган. “Ковчег” православ оешмасы откан 500 мең сумны наркотикларга бәйле кешеләрне тернәкләндерү өчен тотачак. Татарстанның туризмны үстерү үзәге Чаллыдагы сәнәгать оешмаларына балалар өчен экскурсияләр оештыру өчен 500 мең сум күләмендә акча откан. Президент грантына ия булган мәдәни проектлар исемлегендә Чүпрәле мәдәният йортында эшләп килгән курчак театры (257 мең), “Җиңү вальсы” өлкәннәр өчен бию кичләре (450 мең) проектлары бар.


Фикер өстәү