Курорт өчен түләү турындагы законга үзгәрешләр кертәчәкләр

Депутатлар туристларга түләргә уңайлы һәм психологик борчу китерми торган курорт җыемы турындагы законга үзгәрешләр әзерли. Бу турыда Сочида «Үсеш ноктасы. Туризм. Спорт. Инвестицияләр» төбәкләр иҗтимагый форумында Дәүләт Думасының физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе урынбасары Сергей Кривоносов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, хәзерге курорт җыемы системасына берничә сорау бар. Алар туристлардан аерым акча алуга кагыла, мәсәлән, шифаханәгә урнашу өчен түләгәндә.

«Шифаханәгә урнашкач, сезгә менә бу пакетны түләгез, ә курорт җыемын аерым акча белән түләгез, диләр. Бу төрле сорау тудыра, бигрәк тә чит ил кешеләрендә. Шуңа күрә без моны аерып күрсәтмәслек итеп эшләргә тиеш. Һәм психологик яктан тагын туристтан тагын нидер җыюларын искә төшермәскә кирәк. Якын арада үзгәрешләр кертергә тырышачакбыз», — диде Сергей Кривоносов.

Россиядә курорт җыемы кертү буенча эксперимент 2018 елның 1 маенда Ставрополь һәм Алтай курорт шәһәрләрендә, ә аннары Краснодар краеның сигез муниципалитетында башланды. Җыемнар 24 сәгатьтән артык вакытка урнаштыру объектларында яшәүче балигъ булганнардан алына. Аның күләме көненә 100 сумнан артык була алмый.

 


Фикер өстәү