«Кызым, нәрсә урлыйсыз соң сез?»

«Акбур булмаса, дөнья беткән кебек. Кулларың акбурга батмагач, дәрес буламыни инде ул?!» – ди татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Хамаева. 30 ел мәктәптә эшләгән Минзәлә укытучысы бер елга академик ял алган. Әмма ул кабат яраткан укытучылары янына әйләнеп кайтырга җыена.

– Гөлфинә ханым, бүген укытучыларның дәрәҗәсе бармы?

– Укытучы хезмәте – бик җаваплы эш. Бигрәк тә бүген. Соңгы елларда укытучының дәрәҗәсен төшерделәр. Дәүләт, җитәкчеләр, әти-әниләр тарафыннан игътибар җитмәү аркасында шулай килеп чыкты. Укытучыны барысы да тикшерә. Мин бер әбинең сүзләрен искә төшерәм. “Кызым, нигә сезне һаман тикшерәләр соң ул? Нәрсә урлыйсыз соң сез?” – дигән иде ул. Укытучыга ел саен имтихан бирдерә башладылар. Биш ел укып, көн-төн имтиханнарга әзерләнеп, дипломын алган, һәрдаим белемен күтәреп тора. Әти-әниләр дә һәрдаим күзәтеп кенә тора. Әле мин укытучыларның дәрәҗәсе артуын бик тоймыйм. Дөрес, дәүләт тарафыннан нәрсәләрдер эшләнә башлады. Укытучыга файдага булырмы, әллә һәрвакыттагыча зыян гына китерерме? Минемчә, үз көчеңә, үзеңә ышанырга кирәк. Синең хезмәтеңне күрәләрме, аңлыйлармы – боларга игътибар итмичә эшләргә дә эшләргә. Иң мөһиме: укучыларны ярату. Әти-әни баласын сиңа ышанып тапшырган икән, җаваплы бул. Мин балаларны бик яратам. Кирәк икән, башларыннан да сыйпыйм, ачуланам да. Ә ачуланганда, укучы синең кайгыртуыңны сизеп торырлык булсын. Җитәкчеләр тарафыннан хезмәтем бәяләнмәсә дә, Аллага шөкер, үземнең дәрәҗәм бар, дип уйлыйм. Әллә кайдан укучылар да, әти-әниләр дә исәнләшә, хәлләремне сорыйлар.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

– Акбур тотып эшләргә өйрәнгән укытучыга интерактив такталарда, электрон җурналлар белән эшләү авыр түгелме? Дәрес бирүнең тәме югалмадымы?

– Үз һөнәрен яраткан укытучы заман белән бергә атларга тиеш, дип уйлыйм. Шәхсән үзем өчен электрон журнал бик җиңел һәм уңайлы. Кәгазь журналга язып интекмисең, пычратам, дип курыкмыйсың. Интерактив тактада 45 минут буена эшләргә кирәкми. Ул дәреснең бер алымы гына булсын. Акбур –укытучының бер өлеше ул. Укытучы, дигәч, күзалдына акбур, такта килә. Акбур булмаса, дөнья беткән кебек. Кулларың акбурга батмагач, дәрес буламыни инде ул?! Дәрес бирүнең “тәме” үзеңнән тора. Күңел биреп, дәртләнеп эшләсәң, хезмәтеңне яратсаң, “тәмле” булачак.

Дәрестә укучылар кесә телефонында актарынып утырса, ачуыгыз киләме? Хәзер балалар ишетми дә, күрми дә, диләр…

– Әлбәттә, ачу килә. Мин аны сине санламау дип кабул итәм. Син тырыша- тырыша дәрес аңлатасың, ә укучың телефонда утыра. Бу дөрес түгел. Андый хәлләр дә булды инде. Телефонны тыю кирәк. Ул дәрес өчен түгел. Бу өлкәдә әти-әни белән бердәм эшләргә кирәк. Шул вакытта гына нәтиҗәсе булачак.

– Сез 30 ел буе татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытасыз. Татар телен бөтен укучыга да җиңел итеп өйрәтеп буламы?

2017 елгы хәлләрдән соң дәресләр күпмедер дәрәҗәдә үзгәрде, дип уйлыйм. Әле бөтенләй түгел. Укытучы әти-әниләрнең, балаларның телебезгә карашы үзгәргәнен сизде. Басынкыланып та калды. Өй эшләрен бирергә дә курка башлады. Әле менә кичә-бүген генә район методисты шуңа карата кисәтүләр ясады. Мин үземнең эшләү дәверемдә беркайчан да күршегә йөрерлек итеп өй эше бирмәдем. Дәрестә өйрәнгән шул 10 сүзне яки 3-5 җөмләле диалогны өйрәнергә бирә идем. Бер елны, тәртипкә салырга дип, 4 нче сыйныфны бирделәр. Күпмедер вакыттан соң әниләре, “ниһаять, балаларыбыз өй эшләрен үзләре эшли башлады” дип әйткән. Дәресләрдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Министрлык укучыларның белемнәрен тикшерү өчен бирелгән күрсәткечләрен үзгәртсен иде. Әллә нинди таләпләр куялар да, укытучы шуның өстендә генә эшли. Телне өйрәнү өчен, аралашу кирәк.

Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кимегәч, яшьләр авыр хәлдә калды. Быел бер елга академик ял алдым әле. Ичмасам, укытучыларга дәресләр булсын, диюем иде. Ләкин барыбер мәктәп белән, яңалыклар белән кызыксынам.

Элек укытучылар укучыларның өенә йөри иде. Бәлкем, бүген дә бу гадәтне кире кайтарыргадыр?

– Минемчә, укучыларның өенә бик барырга кирәкми. Төрле гаиләләр була: йә аталары эчә, йә аналары… Гаугалы гаиләләр дә очрый. Бала читенсенә. Икенче көнне мәктәптә укытучы күзенә карарга да ояла. Минем белән андый хәл булды. Шуннан соң өйләренә йөрүдән туктадым. Куркыта да. Берсендә бер кызым дәрескә килмәгәч, өенә эзләп киттем. Озак кына шакып торгач, ишекне ачтылар. Әти кеше исерек. Диванда тәмәке тартып ята. Бала әтисен саклый… Менә шуннан соң бала нишләсен?! Бүтән бармыйм дип, үземә сүз бирдем.

Укытучылар көне җитә. Зарланырга яраткан кабат әти-әниләр, укытучылар бүләккә акча җыялар, дип сүз кузгатачак. Укучыларыгыз чәчәк яки кыйммәтле бүләк бирсә, аласызмы?

– Чәчәк бирсәләр, алам. Укытучы чәчәклек кенә көч түкмимени? Ул – хөрмәт, игътибар билгесе. Ә кыйммәтле бүләккә каршы.

Бүген балаларны түгел, әти-әниләрне тәрбияләргә кирәк, диләр. Моның белән килешәсезме?

–  Әйе, хәзер без талон еллары балаларының балаларын укытабыз. Алар икенче тәрбия алды шул. Күп кенә укучыларымның әти-әниләре минем укучыларым иде. Шуңа күрә алар белән уртак тел табу авыр булмады. Әти-әни хөрмәт итсен өчен, укытучы үзен тиешле дәрәҗәдә тота белергә тиеш. Үзен яратсын, хөрмәт итсен. Әти-әни белән бик якынаймаска да, бик ерагаймаска да кирәк. Нишлисең, укытучы баланы гына түгел, аның гаиләсен дә тәрбияләргә тиеш була. Үз үрнәгеңдә тәрбияләргә тырышасың инде.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү