Марат Җәббаров ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа билгеләнешләр турында игълан итте

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективына яңа билгеләнешләрне тәкъдим итте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары итеп элек Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетын җитәкләгән Наил Залаков билгеләнде. Наил Залаков Агрофирма белгече һәм директоры булып эшләде, ә 2014 елдан Лениногорск районы Башкарма комитеты белән җитәкчелек итте.

«Наил Залаковка без төбәк азык — төлек ресурсларын формалаштыру, агросәнәгать комплексында инновацион эшчәнлекне үстерү буенча җитди бурычлар йөклибез», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Терлекчелек тармагында кураторлык итүче министр урынбасары итеп элек «Касымовский» сөт комбинаты»н җитәкләгән һәм үзен яхшы җитәкче итеп күрсәткән Ленар Гарипов билгеләнде.

Министр урынбасары алдында терлекчелек, кошчылык, җәнлекчелек һәм балыкчылык тармакларын интенсификацияләү һәм үстерү, селекция-нәсел эшенең яңа технологияләрен гамәлгә кертү буенча бурычлар торачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге җитәкчесе вазыйфасын Рузалина Вәлиуллина алды. Министр аны җаваплы хезмәткәр буларак тәкъдим итте һәм кадрлар бүлегендә эшләү чорында югары профессиональлек дәрәҗәсен билгеләп үтте.

Шулай ук ведомство коллективына «РАЦИН» АҖ директоры Денис Самодуров тәкъдим ителде, ул ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы белән 2019 елның 15 октябрендә билгеләнгән иде. » Авыл хуҗалыгында югары технологияләр кертү һәм Европа дәрәҗәсендәге интенсив игенчелек буенча тәҗрибә Денис Викторовичка яңа вазыйфада файдалы булачак», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.


Фикер өстәү