Марат Кәбиров: “Минем иң зур кимчелегем – дәүләтем юк”

Әңгәмәдәшен беренче мизгелдә үк авызына карата алган кешеләр сирәк була. Укучысын әсәренең ахырынача үзе белән ияртеп баручы чын әдипләр аннан да азрак. Марат Кәбиров шундый.

Аны укыганда гадилегенә сокланасың, килешмичә бәхәсләшәсең, шыттыра бу, дип көлгән буласың, кыскасы, төрле кичерешләр кичерәсең. Ул оста режиссер кебек, сәхнәне кора да күренмичә генә тамашачысын күзәтә. Ә ни өчен күренми соң ул? Әллә соң без күрмәмешкә салышабызмы? Марат Кәбировның дөньясын аңларга тырышып карыйк әле.
– “Китап” сюжетындагыча, китапсыз тормышка барып җитәргә озак калдымы әле? Мондый аянычлы хәлгә төшүебезнең сәбәпләре нәрсәдә?
– “Китап” романы ул – кисәтү рәвешендә язылган әйбер. Мин – татар дөньясында беренче электрон китап эшләгән кеше. Шуның нәтиҗәләре турында борчылып язылган әсәр иде ул. Егетләр, без артыгын кыландырмыйк инде дигән сыман. Ә болай, чынбарлыкта мин ул чиккә барып җитмәбез дип уйлыйм. Кешеләр барыбер укыйлар бит. Әдәбият белән дә, тарих белән дә кызыксыналар. Башка фәннәрдән дә белемнәрен камилләштерәләр. Бүген кичәге белем белән яшәп булмый. Тиз үзгәрә торган чор. Әгәр син бүген үзеңне камилләштермисең икән, иртәгә беркем дә булмыйсың. Әдәбият та, фән дә, башкасы да шулай бара. Минем “Китап”тагы зомбилар ул – тормыштан төшеп калган кешеләр. Төшеп калырга ярамый. Зомбилары да күп инде бу дөньяның…


– Көн саен бер әсәр язу – шушы процессны туктатырга тырышумы?
– Мин көн саен бер әсәр язмыйм. Шигырь – булырга мөмкин. Шигырь ул нәрсәңдер канаган сыман. Ул тама. Әгәр сез мине көн саен канатасыз икән… мин көн саен шигырь була алам…. Ә проза бераз бүтәнчәрәк. Ул ага. Ага башлый икән, аны беркем дә, бернәрсә дә туктата алмый. Хәтта мин үзем дә. Тәүлегенә ике сәгать йоклап язган чакларым бар. Арымыйм мин аннан. Ул үзеннән-үзе языла. Кайчагында мин үземне бер үткәргеч кебектермен дип уйлыйм. Кемдер сезгә җиткерә торган сүзен минем аша хәбәр итәдер кебек. Бәлки, ул шулайдыр да әле. Бәлки, ул Ходайдыр да әле…
– Укучыга мәхәббәт романнары кирәк дигән фикердә, ахрысы, сез. Бу темада аеруча активлаштыгыз кебек.
– Татар укучысы үлеп китә инде мәхәббәт турындагы әсәрләр өчен. Бу хакта мин гел әйтәм, популяр буласыгыз килә икән, йә мәхәббәт турында, йә сантыйлар турында языгыз, дим. Дөньяда гашыйклар һәм сантыйлардан күбрәк нәрсә юк. Мәхәббәт белән ахмаклык һәрвакыт янәшә һәм популяр. Ләкин язучының кемлеген популярлык кына билгеләми. Кеше юк кына әсәре белән дә популяр булырга мөмкин. “Мәхәббәттән җырлар кала” повесте шундый булды. Ул минем өйрәнчек әсәрем иде, “Тулпар” журналында басылып чыккач, чират торып, кулдан-кулга йөртеп укыганнар, принтерлардан чыгарып таратканнар… Менә сез “Сары йортлар сере”, яки “Акбабайның туган көне”, яки “Елмаю” кебегрәк нәрсә язып карагыз… Болар татар дөньясында ул кадәр үк популяр була алмый бугай… Тик болар – зур әйберләр. Андыйны миннән башка беркем дә язалмый. Ә “Мәхәббәттән җырлар кала” кебекне теләсә кем маташтыра ала. Әдәбиятның шундый кызык яклары да бар инде. Язучы популяр булырга тиеш, әлбәттә. Ләкин популярлык үзмаксат булырга тиеш түгел. Мин электрон китаплар сатып акча эшли торган язучы инде… Укучыларның йомшаклыгын файдаланырга тиешле кешедер кебек… Тик әдәбиятны барыбер товар итеп күрәсем килми. Ул сәламәтлек кебек. Рухи һәм физик сәламәтлек. Мин шул сәламәтлекне популярлаштыру һәм популярлыкны сәламәтләндерү өчен эшлим бугай.

– Күп кенә әсәрләрегездә чит ил классикасы чалымнары да бар. Мәсәлән, “Китап” – Рей Бредбериның “Фаренгейт буенча 451 градус” дигән әсәренә аваздаш кебек тоелды. Чәлдергәнсең, дип гаепләмиләрме?
– И мине гел гаеплиләр инде. Ләкин… Китап турында язган кешеләр – без Рей Брэдбери белән икәү генә. Ул исән булса, татарча аңласа, минем “Китап”ны югары бәяләр иде. Вампирлар турында, мәхәббәт турында романнар – миллион. Беркем дә беркемне икенчел дип әйтми. Китап турында без икебез генә яза алдык. Аныкы да әйбәт килеп чыккан, минеке дә. Сез нинди чәлдерү күрәсез? Әйтегез. Детальләштереп күрсәтегез. Башкалар да аңласын.
Гомум сүзләргә капланып яшәүчеләр күп инде ул. Әллә үзләре үсә, әллә махсус үрчетәләр. Татар дөньясын икенчел итеп күрсәтергә тырышучыларны махсус үстермиләрме икән дип шикләнгән чакларым да бар. Ә без бер темага ике әйбер эшләдек. Ләкин ул – Америка язучысы, ә мин – Татарстанныкы. Бу чагыштырулар күп очракта Америка белән Татарстанны чагыштырган кебек килеп чыга. Артыңда көчле дәүләтең юк икән, син беркайчан да көчле язучы була алмыйсың. Талантың хәттин ашса да…
Ә дөнья әдәбиятын мин яхшы беләм, даими күзәтеп барам. Үземне дә шул хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоям. Бүгенге иҗатчының карашы киң дә, тирән дә булырга тиеш.


– Халык шагыйре Роберт Миңнуллин, “Китап”ны ел вакыйгасы булырлык әсәр, дип бәяләде. Тик аны күрмәделәр генә, ди. Ни өчен сезне күрмиләр?
– Белмим. “Ни өчен сез Марат Кәбировны күрмисез?” – дип сезнең дә сораштыру үткәргәнегез юктыр инде. Минем дә алай кыланып йөргән юк. Роберт Миңнуллин шулай дип әйтсә, әйбәт инде ул. Хөрмәтле кеше, юк-бар сөйләп йөри торган түгел. Аннан соң, ул мине күрергә дә һәм күрсәтергә дә тырыша. Күрүе дә әйбәт, күрсәтергә тырышуы да. Талант бар икән, аны күрергә дә, күрсәтергә дә теләүчеләр булырга тиеш. Үзем өчен әйтүем түгел, миңа хәзер әллә ни кирәкми инде… Әле татарда яшь талантлар да булыр… Менә шуларны күрергә, күтәрергә кирәк. Яшьлек ул мактауга да, дәрәҗәләргә дә мохтаҗ була.
Ә “Китап” – ничава әйбер. Аны мин ясадым. Моңа кадәр булмаган нәрсәләрне мин ясаштырам бит инде кайчагында. Зур иҗатчыларны күрү өчен дә зур шәхесләр кирәк, дигән бер сүзем бар иде. Кабатлап тормыйм инде.
Тагын бер нәрсә бар әле ул… Кеше сүзенә генә түгел, үз уйларыңа да ышанып бетәргә ярамый. Беләсезме, мин үземне көненә ничә тапкыр “даһи” дип атыйм?! Әгәр шуңа ышанып яшәсәм, мин сантый булыр идем.
– Язучылар берлегенең 85 еллыгына чакырырга оныту да – күрмәү бәласе бугай.
– Беркем өчен дә бәла түгелдер инде ул… Менә, бәлки, аның 90 еллыгына яки 100 еллыгына чакырырлар. Яки чакырырга теләрләр… Минем кайбер тау башларында: “Здесь был Вася!” дигәнрәк язулар күргәнем бар. Мин ул Васяны белмим. Ә татар әдәбияты дигән тау башында Марат Кәбиров дигән кеше булды. Һәм аңа болай дигән язу кирәкми.


– Татар язучысының кимчелекләре.
– Бөтен татар язучысы өчен дә җавап бирә алмыйм. Минем иң зур кимчелегем – дәүләтем юк. “Улым” дип әйтерлек илем дә, халкым да юк. Булыр инде ул бер мәл, тик бүгенгесе… Дәүләте булмаган иҗатчының язмышы – фаҗига ул. Андый бәхетсезлекне минем кебек язучыдан башка беркем дә аңлый алмый.
– Татар язучысының өстенлекләре.
– Үлсәң, күмәләр. Җир өстендә калдырмыйлар. Җир өстендә калмау да – бер өстенлек.
– Бүген җәмгыять язучыдан активлык көтә, аксакал сүзе көтә. Ләкин алар бу мәсьәләдә пассив. Язучының эш урыны, чыннан да, өстәл яныгынамыни? Алар халык белән турыдан-туры эшләргә тиеш түгелме? Ни өчен телне яклап митингларга да бер-ике язучы гына чыкты соң? Әллә язучының функциясе үзгәрдеме?
– Кайчагында патшалар да үз сүзен әйтәлми. Нәкъ шундый чакта язучы сүзе кирәк була. Патшалар әйтә алмаганны язучы әйтә. Мин әйттем бугай кайчагында. Яздым. Күп яздым. Күп язуым өчен күп сүз ишеттем. Сез әйткән шул күрмәүләр, күрергә теләмәүләр юктан гына түгел бит инде ул. Сез мине пассив дип әйтә аласызмы? Ләкин мин митингларга чыга торган кеше түгелмен. Һәрбер язмам – үзе бер митинг. Мин – язучы. Мине укыган кешеләр минем кебек булачак. Язучының миссиясе шушы.
– Яшь кызыбыз Чулпаннан махсус сорау: ни өчен күпчелек геройларыгызның исеме Чулпан белән Искәндәр?
– Мин Искәндәр исемен һәм Чулпан дигән кызларны яратам. Тагын Гөлнараларны, Гөлинәләрне… Әй, гомумән, хатын-кызларны инде…

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Марат Кәбиров: “Минем иң зур кимчелегем – дәүләтем юк”” язмасына фикерләр

  1. Марат Кәбиров, минем карашка, бүгенге көндә иң көчле әдип!
    Кызганыч, аны күрмәмешкә салышалар.
    Күп әсәрләрен укыдым, китапларын дусларга биреп торган идем, әле үземә кире кайтып кергәннәре юк. Кулдан-кулга йөри, «Китап» Россиядән читкә чыгып китте, дип ишеттем. Бик шатландым!!!
    Афәрин, Марат Кәбиров!

Фикер өстәү