Машина йөртү таныклыгы алыр алдыннан мәҗбүри рәвештә моргларга кертергә мөмкиннәр

ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин фикеренчә, машина йөртү таныклыгы алырга теләгән кешеләр өчен хастаханә һәм моргларда булуны мәҗбүр итеп куярга кирәк. Бүген парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ул шундый тәкъдим белән чыкты.

«Без юлларда нәрсәләр булуын, аварияләрне күрәбез. Мондый тәкъдим бар — машина йөртү таныклыгы алырга җыенган кешеләр өчен хастаханә һәм моргларда булуны мәҗбүр итеп куярга кирәк. Ул чагында алар, әлеге медицина учреждениеләренә килгәч, юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә күпме кешенең имгәнүен һәм корбан булуын үз күзләре белән күрер, үзләренең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына кую ихтималын аңлар иде», — диде депутат.

Дмитрий Самаренкин билгеләп үткәнчә, кирәк булган очракта тиешле закон инициативасы әзерләргә һәм әлеге документ хакында фикер алышырга мөмкин.

Тулаем алганда, парламентарийлар әлеге тәкъдимне хуплады.

 


Фикер өстәү