Машина сатарга киткән хатынны үле килеш тапканнар

Екатеринбургта 27 яшьлек Ксения Каторгинаны берничә көн эзләгәннәр. Хатын-кыз ипотекасын ябарга планлаштырып Ауди Q5 модельле машинасын сатарга була. Ксения 10 октябрь кичендә, әлеге ният белән, потенциаль сатып алучыга автомобильне күрсәтергә китә һәм югала.

ГМЧлар хәбәр иткәнчә, ике көннән соң кан эзләре белән тулы машина Чиләбедә алыпсатарларда табылган.

"Лайф"

Фикер өстәү