Машина сатарга киткән кызны үтерүдә гаепләнүчеләр тоткарланган

Екатеринбургта яшәүче Ксения Каторгинаны үтерүдә гаепләнүче өч кеше тоткарланган. Алар суд барышында үзләренең тәүбә итүен белдергән.

«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, кызны үтерүдә Марат Әхмәтвәлиев, Михаил Федорович һәм аның хатыны Екатерина Меньшикова гаепләнә.

27 яшьлек Ксения Каторгинаны үтерүчеләрнең берсе, таксист Марат Әхмәтвәлиев суд утырышы вакытында елаган. 42 яшьлек ир Ксениянең туганнарыннан гафу үтенгән.

Башка ике гаепләнүче, 1990 елгы ир-ат һәм 1988 елгы хатын-кыз журналистлар белән аралашудан баш тарта.

27 яшьлек яшь ана пәнҗешәмбе көнне, 10 октябрьдә югала. Ул автомобильне потенциаль сатып алучыларга күрсәтергә киткән була, шуннан әйләнеп кайтмый. Хатын-кыз югалганнан соң «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

15 октябрьдә кызны үле килеш табып алалар. Машина Чиләбедә сатып алучылар кулында табыла, килешүдә чегәннәр катнашкан. Экспертлар чит ил машинасын тентеп, салонда кан эзләре булуын ачыклаган.

Ксениянең тугыз яшьлек кызы һәм өлкән яшьтәге әнисе калган.


Фикер өстәү