Механик булып эшләүче ир-ат лотереяда 1,5 млн сум акча откан (ФОТО)

Башкортстанда яшәүче Сергей Казаков лотереяда 1,5 миллион сумлык фатир откан. Билетны ул махсус сайтта сатып алган була. Җиңүченең сүзләренә караганда, ул саннарны карамаган һәм бернинди тактика  да кулланмаган. Отыуы турында телефонына SMS-хәбәр килгәч кенә белә, дип яза «Башинформ».  

«Мин бик шат! Мәскәүгә күчәргә ниятләгән идем, ә фатир сатып алырга акча юк иде. Башкалада мине кәләшем көтә. Без походта таныштык, ике елдан соң мин аңа яздым, һәм безнең арада мәхәббәт уянды. Хәзер лотереяда җиңү ярдәмендә без бергә яши алачакбыз», — диде Сергей.

Сергей Казаков призны акчалата алып, элегрәк планлаштырган җирдә фатир сатып алуга тотачак. Ир механик булып эшли һәм нәкъ менә яраткан кешесенә Мәскәүгә күченеп китәргә дип акча җыя торган була. Буш вакытларын саф һавада үткәрергә ярата, велотуризм белән шөгыльләнә һәм сәяхәт итә икән.


Фикер өстәү