Миңнеханов Татарстанда креатив яшьләр өчен киностудия булдыруны хуплады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында Татарстанның Инвестицион советы утырышын уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта «Кей Ди Студиос» Мәскәү киностудиясенә нигез салучы Евгений Мелентьев тулы цикллы киностудия булдыру проектын тәкъдим итте. Үз чыгышында ул киностудиягә кертелгән инвестицияләр 6-7 ел дәвамында акланачак, ә проект үзе креатив яшьләрне югары технологияле эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты. «Рөстәм Миңнеханов бу проектны гамәлгә ашыруны хуплады», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Аннары утырышта органик калдыкларны эшкәртү буенча экологик һәм компактлы комплекслар булдыру проекты каралды, аны Санкт-Петербургтан «Эвобиос» компаниясе тәкъдим итте. Компаниянең Директорлар советы рәисе Александр Подсекин сүзләренчә, мондый комплекслар Ленинград өлкәсенең Агросәнәгать предприятиеләрендә урнаштырылган инде.

Татарстан Президенты проектның кураторы итеп Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгын билгеләде. Моннан тыш, ул, «Эвобиос» компаниясе проекты мөмкинлекләрен өйрәнү һәм республикада органик калдыкларны эшкәртү комплексларыннан файдалану өчен, эшче төркем оештырырга кушты.

Инвестицион совет утырышы барышында шулай ук хупланган проектларны гамәлгә ашыру барышы да каралды. Башкалар арасында Казанда медицина реабилитациясе үзәген төзү проекты, Татарстан клиникасына медицина кислородын бирү системаларын реконструкцияләү проекты әлегә кадәр төрле инстанцияләрдә килештерү этаплары уза, дип әйтелде.

«Рөстәм Миңнеханов проектларга ярдәм күрсәтергә, инвесторлар белән эшне тизләтергә кушты, бигрәк тә документларны килештерү өлешендә. Аның сүзләренчә, инвесторлар белән эшләү төбәктә инвестицион климатны формалаштыруда да чагыла», –   диделәр Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү