Милекчеләрне чыгарып җибәрә аламмы? | Сорау-җавап

Мин Яшел Үзәндә шәхси йортта яшим. Ул иремнең йорты иде, аның белән 8 ел яшәдек, вафат булуына – дүрт ел. Йорт иске булганга, аны карап, рәтләп торырга кирәк. Нигезләрен ныгыттым, газчылар, иске мичне сүттереп, яңа мич куеп, торбалар тоташтырып, газ керттеләр. Хәзер түбәсен алыштырасы бар. Ул эшләрнең берсе дә бушлай эшләнми бит, бик кыйммәт. Бу йортта иремнең ике улының да өлеше бар. Икесе дә үз торакларында гаиләләре белән аерым яши. Йортны карарга ярдәм итегез дисәң, кем тора, шул карасын, диләр. Әлеге йортны аларның рөхсәтеннән башка сата да, фатирга да алмаштыра алмыйм, юкса ул аларга кирәк тә түгел. Бу очракта мин нәрсә эшли алам?

Әлфия Гуляева

Татарстанның атказанган юристы, адвокат Зөбәйдә Яхина:

– Ул йортны егетләргә әтиләреннән калган мирас дип аңларга кирәк. Аларны болай гына чыгарып булмый, нигезле дәлил кирәк. Бер йортка берничә кешенең өлеше бар һәм уртак фикергә килә алмыйлар икән, чыгымнарны суд аша түләтеп була. Йортны төзекләндерү өчен тотылган акча квитанцияләрен җыеп барырга кирәк. Башта улларыгыз белән сөйләшеп, чыгымнар хакында үзләренә әйтеп карагыз. Йорт озак вакыт каралмыйча торырга тиеш түгел. Милек мәсьәләсе бик катлаулы, документлар белән танышмаган килеш төгәл җавап биреп булмый.


Фикер өстәү