Мошенникларга алданмас өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

Республикада мошенниклардан көн саен уртача 30 кеше алдана, аена уртача 10 миллион сум зыян килә. Соңгы тугыз ай эчендә кырыгалдарлар корбанына әйләнүчеләр саны 3 меңгә арткан. Быел барлыгы 5625 алдану очрагы теркәлгән. Ничек итеп алдакчылар капкынына эләкмәскә?

– Заманча технологияләрнең үсеше, интернет челтәрендә аралашу төрле товарларны эзләү һәм сатып алу өчен мөмкинлекләр тудыра. Ләкин, ни кызганыч, алар һәрвакытта да файда китерми. Тиз ышанучан кешеләрне алдау өчен хәйләләр күп. Алдану очраклары буенча республика илдә дүртенче урында тора, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат киңәшмәсендә мошенниклык, урлау очракларын ачыклауны контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Марина Шнитенкова.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Жинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Газимов әйтүенчә, элек корбаннар әби-бабайлар булып, аларны күзгә карап алдау очраклары еш булса, бүген хәлләр башкачарак. Ул алданучылар арасында урта яшьтәгеләрнең күбрәк булуын түләүләрнең интернет аша башкарылуына бәйләп аңлата. Кырыгалдарлар кешене төп башына утырту өчен кырык төрле сәбәп уйлап таба. Туганыгыз юл һәлакәтенә очраган, ярдәм итү өчен акча күчерегез, дип шалтыратулармы, бушлай белдерүләр сайтлары аша сатып алганда, интернеттан товарга заказ биргәндә, социаль челтәрләрдә алдаулар дисеңме, дарулар, медицина препаратлары сатып алган өчен компенсация кайтарам, дип кызыктырулармы, бозык чыгарам, төрле җиһазлар сатам, дип өйгә керүләрме – кешене кәкре каенга терәтү ысуллары арта бара. Соңгы вакытта үзләрен банк хезмәткәре дип тәкъдим иткән ялганчылар да ишәйгән. Бу төр алдау җинаятьләрнең 30 процентын тәшкил итә. Кисәтеп торсалар да, мондый очраклар көн саен диярлек кылына икән. Сүз уңаеннан, узган елдан банк картасыннан акча алу авыр җинаятьләр төркеменә кертелә.

Чаллыдагы бер хатынга “банкның иминлек хезмәткәре” белән аралашу кыйммәткә төшкән: 200 мең сум акчасыннан колак каккан. Акчагызны алырга мөмкиннәр дип, андагы сумманы үзенең виртуаль картасына күчерткән. Бу уңайдан “Татарстан банкы” бүлегенең иминлек идарәсе башлыгы Сергей Григорьев: “Банк белгечләре бервакытта да клиентларга шалтыратмый, колл-центрда эшләүче белгечләр, шалтыраткан очракта да, карта номерын һәм башка мәгълүматларны сорамый. Чөнки ул банкта болай да бар”, – ди.
Әйләнә-тирәбездә бер тапкыр авызы пешкәч, өреп кабучылар да юк түгел. Әнә Алияне дә үз кубызларына биеткәннәр.
– Фатирны арендага тапшырам, дип сайтка белдерү куйган идем. Беркөнне чит шәһәрдән, хәрби кешегә фатир эзлибез, дип бер хатын шалтырата. “Акчаны бүген күчерәм, фатирны башка кешегә вәгъдә итмәгез. Банкоматка картагызны тыгыгыз, шул ук вакытта мин күчерәм”, – ди. Кулдан ычкындырасы килми бит клиентны, йөгердем банкоматка. Сезнекенә никтер күчереп булмый, ди. Аптырагач, сеңлемне чакырдым, аныкы белән дә эш барып чыкмады. Баксаң, безнең картада акча булмаганны белгән икән. Танышыгызны чакырыгыз, ди. Шулай итеп, ярдәмгә дус кызым йөгереп килде. Картаны тыгуы булды, биш мең сум акчасыннан җилләр исте, – ди Алия.

Белгечләр интернет аша сату-алу иткәндә дә сак булырга киңәш итә. Алдакчылар инвалид, картларны да кызганып тормыйлар. Узган атнада Азнакайдагы картлар йорты директорына полиция хезмәткәре исеменнән, юлда кием-салым тутырылган машина тоткарланган, әйберләрне сезгә ярдәм йөзеннән китерергә буламы, дип шалтыраталар. Директор, ышанып, хезмәт күрсәткән өчен комиссия буларак акча күчерә. Шулай итеп, 60 мең сумлык зыян килә.

Алданмас өчен нәрсәләрне истә тотарга?
1. Таныш булмаган кешеләр белән телефоннан аралашканда, интернет аша язышканда мәгълүматның дөрес булуына инаныгыз. Алар үзләрен хокук органнары хезмәткәрләре, элемтә операторлары, банк вәкилләре, хәтта танышларыгыз итеп тә таныштырырга мөмкин.
2. Банк белгечләре беркайчан да телефон аша клиент картасының номерын, кодын, пин-кодны сорамый. Бу мәгълүматларны беркемгә дә әйтмәгез! Карта мәсьәләсендә сорауларыгыз туган очракта, кичекмәстән банк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
3. Таныш булмаган кешеләрнең телефон номерларына, исәп-хисап счетларына акча күчермәгез.
4. Төрле оешма вәкилләрен өегезгә керткәнче, хезмәткәр җибәрү-җибәрмәүләре турында шалтыратып белешегез.
4. Бозык чыгару, күз тиюләрне бетерәм, диючеләргә ишек ачмагыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү