Нәрсә ашаганыгызны беләсезме?

Республика халкына яшелчә, җиләк-җимешнең сыйфаты буенча киңәш бирәләр. Шушы теманы колачлаган “кайнар элемтә” 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «кайнар элемтә»дә куркынычсызлык мәсьәләсе, куллану, яраклылык вакыты турында мәгълүмат алып була. Сорауларны (843) 273-34-85 телефон номеры аша иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр бирергә мөмкин. Сезне яшелчә, җиләк-җимешләрнең сыйфаты канәгатьләндерәме? Бу уңайдан нинди тәкъдимнәрегез бар?

Вакыйф Нуриев, язучы:
– Күбрәк үзебез үстергән яшелчә, җиләк-җимешне файдаланырга тырышабыз, шул ук вакытта сатып алмыйча да булмый. Мин товар сыйфатсыз дип әйтмәс идем. Беренчедән, сайлап алу мөмкинлеге зурайды. Шул ук өрек-җимешләрнең дә нинди генә төре юк хәзер. Икенчедән, хикмәт бит – сайлый белүдә. Халык ялтырап торган, матур җимешкә алдана. Аның нинди ысул белән ялтыратылганын уйламый. Табигатьтә исә җете төсле, бик дөрес формада, ялтырап торган җимеш була алмый. Мин ямьсезрәк җимешләр алам. Әле алданганым юк. Әгәр инде тәмсез, балсыз җимеш эләксә, аны кире тапшырып йөргәнем дә юк. Бер елны балсыз карбызны балконга чыгарып куйган идем, онытылган. Шулай кыш чыкты бездә. Ризыкны күбрәк базардан алам. Анда ул кадәр ялтыратып кыландырмыйлар әле.

Ринат Таҗиев, Казан дәүләт медицина академиясе доценты:
– Хәзер җиләк-җимеш, яшелчәләрнең витаминнарга бай чоры. Үзебездә үскән грушалар бетте инде, алмалар да чери башлады. Аларны озак саклап булмый. Яшелчәләрдә ашламалар бармы икәнен болай гына белә алмыйбыз. Бик начар, сыйфатсыз товарны кеше күрә торып алмый, әйбер күп бит хәзер. Бер кибеттән чыгып китәсең дә икенчесенә барып керәсең. Үзем базардан сайлап алуны кулай күрәм. Бәясенә дә карыйсың, сыйфаты кайтышрак икән, арзангарак саталар. Ярминкәләр яңа елга кадәр үткәрелә, шәһәр кешесе шунда йөри. Күп итеп алып куйсаң, бозыла. Яңа гына өзелгән, җыелган яшелчәне ашау сәламәтлек өчен әйбәт инде, ләкин кеше аю түгел, тонналап ашап, кышкылыкка запас җыя алмый.

Мөнир Абдуллин, журналист:
– Әйбер күп, теләгәнеңне алырга була, ләкин сыйфаты төрлечә. Базарда кайчак сайлап алганың да черек булып чыга. Анда әйберне игътибар белән карап алмасаң, әллә нәрсәләр салып җибәрергә мөмкиннәр. Берсендә, кызыл чөгендер дип, азык чөгендере бирделәр. Аны өйгә кайткач кына беләсең. Хәзер кишер, чөгендер, кәбестәләрне зур кибетләрдән алабыз. Кибеттә үзеңә кирәк кадәрне сайлап тутырасың. Беркем берни әйтми. Базарда бик төпченергә ирек бирмиләр, тизрәк сатып җибәрәселәре килә.

Гөлчирә Нәҗметдинова, пенсионер (Арча районы, Наласа авылы):
– Бәрәңге, кишер, суганны сатып алмыйбыз, бакчада үстерәбез. Быел җәй яңгырлы булганга, барысының да уңышы әйбәт. Ничек сакланыр – анысын әйтә алмыйм. Кышкы чорда кибеттән әфлисун, мандарин, алма сатып алабыз. Безнең бакча алмалары, өзеп өстәлгә куйгач, күп дигәндә бер атна саклана, шуннан соң кибеп, череп бетә. Кибетнеке кипми дә, бозылмый да. Бер яктан, озак саклануы яхшы, ләкин берәр нәрсә белән эшкәртелмәдеме икән дигән шик тудыра. Дөрес әйбер черергә, күгәрергә тиеш. Кыш көне ул алмаларның тәме дә юк кебек, бәлки, үзебез дә сайланабыздыр. Хәзер өйдә – кунак сые, яңадан-яңаны алып торабыз, тәмледән-тәмлене генә ашыйбыз

Әхмәт Асянов, Казан кооператив институты мөгаллиме:
– Яшелчә, җиләк-җимешләрне бары супермаркетлардан гына сатып алам. Анда бәяләр дә арзанрак, сайлап алу мөмкинлеге дә бар. Үзең сайлагач, билгеле, черек лимон да, әфлисун да алмыйсың инде. Тикшереп карар өчен үлчәү дә бар. Энә күзеннән үткәреп алгач, проблема да юк.

Миләүшә Фазлыева, эшмәкәр:
– Мин ризыкка бик тә талымлы. Теләсә нәрсә ашамыйм. Колбаса, сосискаларны ашамаганга бик күп еллар инде. Дөресрәге, үз гомеремә бер тапкыр студент чакта хот-дог ашап карадым. Безне әни дөрес итеп ашатты. Гел пешерде, кибет ризыгына кызыкмадык. Хәзер менә акчабыз да җитәрлек, әмма теләсә нәрсә ашамыйбыз. Өйдә пешкән ризык кына тәмле. Кафе-рестораннарны никадәр генә мактасалар да, аның эчке кухнясын белеп булмый. Кибеттә бик озак йөрим. Товарны җентекләп тикшерәм. Чери башлаган, сыйфатсыз товарга кызыкмыйм. Алсам да, аз итеп, яхшысын сайлыйм.


Фикер өстәү