Ни өчен шифаханәгә юллама юк? | Халык авазы

Ике елга бер тапкыр, 10 процентын үзебез түләү шарты белән, шифаханәгә юллама бирәләр иде. Тик чиратым җитсә дә, быел ала алмадык. Юллама бирмәүнең сәбәбен пай җире булу белән аңлаталар. Безнең ул җирләрне күргән дә юк. Узган ел аның өчен – бер центнер солы, быел шуның кадәрле үк арпа бирделәр. Пай җире булганга юллама бирмәү дөресме?

Зәмзәлия Мифтахетдинова. Аксубай районы, Иске Кыязлы авылы

Аксубай районының социаль яклау бүлеге консультанты Елена Золина:

– Татарстан пенсионерларын шифаханәләргә юллама белән тәэмин итү Министрлар Кабинетының 97 нче карары нигезендә башкарыла. Быелның 7 мартында аңа үзгәрешләр кертелде. Һәр гаилә әгъзасына туры килә торган торак мәйданы 40 квадрат метрдан артып китсә, бер кешенең 20 сутыйдан артыграк җир участогы булса, ташламалы юллама бирелми. Шуңа күрә гариза тапшырганда, барлык гаилә әгъзалары да исәпкә алына. Мифтахетдиновларның иренең дә, хатынының да җир участоклары тиешле нормадан артып китә. Шуңа күрә әлегә без аларга юллама бирә алмыйбыз. Шул сәбәпле хәзер күпләр пай җирләреннән баш тарта башлады. Бу очракта андый кешеләргә юллама алу хокукы кабат кайтачак. Без әлегә Зәмзәлия Мифтахетдинованы учеттан алмыйбыз, аның эше ябылмаган.


Фикер өстәү