Ни сәбәпле авыл егетләрен армиягә чакыру вакыты кичектерелә?

1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Авылларда яшәүчеләр өчен чакыру кичектереп торыла. Аларны 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр чакыралар. Бу авылдагыларга урып-җыю эшләрен тәмамлау мөмкинлеген бирәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби хезмәткә 132 меңнән артык кеше чакырылырга тиеш», — дип хәбәр итте журналистларга Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы генерал-лейтенант Евгений Бурдинский.

Былтыр көз хәрби хезмәткә 132 500 кеше, ә язын 135 мең кеше чакырылган.

Бурдинский элек хәбәр иткәнчә, чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр Россиянең барлык 85 төбәгендә узачак.

Гражданнарның кайбер категорияләрен, әйтик, педагогларны армиягә чакырмыйлар. Аларны армиягә елга бары бер тапкыр — 1 майдан 15 июльгә кадәр алалар.

 


Фикер өстәү