Ничек итеп чын ир-ат үстерергә? | Психолог киңәше

Малайларны ничек чын ир-ат итеп үстерергә? Көчле зат тәрбияләгәндә нинди хаталардан сакланырга? Тәҗрибәле балалар психологы, үзе дә ике ул үстерүче әни кеше – Мәдинә КИМ белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Малайлар туганда ук көчле зат булып туа, ир-атка хас бөтен сыйфатларны үзенә җыйган була. Аны вакытында тартып чыгара белергә генә кирәк, дигән фикер яши. Бу дөрестән дә шулаймы?

Мин үзем ниндидер кешелек сыйфатларын ир-ат белән хатын-кызныкына бүлеп карауга каршы. Без кыюлык, җаваплылыкны үз кулларыңа ала белү, салкын акыл белән эш итү кебек сыйфатлар ирләргә генә хас дип уйларга күнеккән. Нишләп әле алда телгә алынган сыйфатлар хатын-кызда да булмаска тиеш ди? Ул да үз балалары өчен җаваплы. Үз-үзен якларга кирәк булганда, гүзәл заттан да кыюлык сорала. Шуңа күрә беркемнән бернинди сыйфат тартып чыгарырга кирәкми. Баланың психикасына зыян салмыйча, аның шәхес буларак үсешенә уңайлы шартлар булдырып, дөрес тәрбия бирү ягын карарга кирәк.

– Дөрес тәрбия дигәндә сез нәрсәне күздә тотасыз? Малай кеше чын ир-ат булып үссен өчен ни эшләргә кирәк?

– Мин – ике ул үстерүче әни. Беренче улыбыз туачагын белгәч, малайларны тәрбияләүгә багышланган махсус китаплар сатып алдым. Аларны укып чыккач, шуны аңладым: малайлар тәрбияләү кызлар үстерүдән әллә ни аерылмый икән. Иң мөһиме – баланың иреген чикләмичә, аңа һәрчак сайлау мөмкинлеген калдырырга кирәк. Баланы, аеруча малайларны ничек бар – шул килеш кабул итәргә кирәк. Аның мин-минлегенә тиеп, дәрәҗәсен төшерүдән сакланыгыз. Баланы ниндидер кысага кертергә маташу да файдасыз. Иң яхшысы – аңа нәрсәнең нәрсә икәнен төгәл аңлатып, җайлап кына дөрес юлга кертеп җибәрү.

Бер мисал китерәм. Әйтик, сез бакчачылар форумына “Тузганакны ничек үстерергә икән?” дигән сорау яздыгыз ди. Сезгә: “Башка чәчәкләрне ничек үстерсәң, монда да шулай эшлә”, – дип җавап бирәчәкләр. Чәчәк уңдырышлы туфрак белән яктылык булганда гына үсә алган кебек, бала да акыллы, зирәк ата-ана иреген чикләмәгән очракта гына чын ир-ат, чын хатын-кыз булып формалашачак.

– Ләкин күп кенә белгечләр, шул ук психология китапларында да сабыйны җенескә карап тәрбияләргә кушалар. Янәсе, кызларны –матурлыклары, малайларны исә башкарган гамәлләре өчен мактап үстерергә кирәк…

– Мин барыбер үз фикеремдә калам. Малайларның психикасы  кызларныкыннан аерыла. Табигать шулай яраткан. Шуңа күрә алар бер үк төрле алымнар белән тәрбияләнгән очракта да бер-берсенә охшамаячак. Әйткәнемчә, аларга үз фикереңне көчләп такмыйча, иреген чикләмичә, тәртипле, бәхетле бала итеп үстерергә тырышырга кирәк. Шул очракта малайлардан һичшиксез – чын ир-атлар, кызлардан чын хатын-кыз үсәчәк.

Көчле зат тәрбияләгәндә нинди хаталардан сакланырга кирәк?

– Бала тәрбияләгәндә иң еш күзәтелгән хата – сабыйның мөстәкыйльлеген чикләргә маташу. Малайлар  очрагында бу күпкә аянычрак нәтиҗәгә китерәчәк. Кыз бала гомер буе кемнеңдер киң җилкәсе артына ышыкланып яши. Дөрес, соңгы елларда бу да сирәк күренешкә әверлеп бара. Мөстәкыйльлек ягыннан бүген гүзәл затлар ирләрдән әллә ни калышмый. Шулай да, баштарак кызларны әти-әнисе саклап, яклап килсә, соңрак бу бурыч аның иренә йөкләнә. Ә менә мөстәкыйль булырга, ниндидер җитди карарлар кабул итеп, алар өчен җавап бирергә күнекмәгән ир-атка тормышта, ай-һай, авыр булачак. Андыйларга үз урынын табу да кыен. Бигрәк тә хәзерге заман шартларында.

– “Суга кермә – юешләнәсең!”, “Таганда артык нык атынма – башың әйләнер”, “Өскә менмә – егылып төшәрсең!”… Балалар мәйданчыгында колак әнә шундый кисәтү-тыюлардан чыңлап тора. Гаеп итеп әйтүем түгел.  Баланы саклыйсы, яклыйсы, күңелсезлекләрне булдырмый каласыбыз килә. Икенче яктан карасаң, бу тыю-чикләүләр баланың холкына да эз салмыйча калмыйдыр?

– Мондый тыю-чикләүләр баланы артык куркак, сак, кыюсыз итеп үстерә. “Өскә менсәң, егылып төшәрсең” ише кисәтү бала тарафыннан программа кебек кабул ителә. Ул аның аңында курку буларак тормышка ашырыла. “Әни, егылып төшәрсең, дип әйтте, димәк, мин чынлап та егылып төшәчәкмен”, – дип уйлый ул. Сүз тыңламыйча өскә менеп китә калса, ул, һичшиксез, егылып төшәчәк. Курку үзенекен итә. Мондый программага бирешмичә, үзенекен исбатлап, егылмыйча калган сабыйлар бик сирәк. Ә инде ике көннең берендә алда телгә алынган кисәтүләрне ишетеп үскән сабый киләчәктә авырлыкларга бирешә торган, җил кайсы якка иссә, шул якка авышучан, инициативасыз кыз яки егеткә әверелә.

– Бүген Россиядә балаларның яртысыннан артыгы (57 процент) тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. Яшерен-батырын түгел, мондый шартларда малайларның чын ир-ат булып үсүе икеле, дигәнрәк шикле караш яши бездә. Бу фикер белән килешәсезме? Әтисез үскән малайга ничек дөрес тәрбия бирергә?

Үз тәҗрибәмдә миңа тулы гаиләләрдә тәрбияләнгән, әмма кыюсыз, үз шәүләсеннән үзе курка торган, җаваплылыкның нәрсә икәнен дә белмәгән малайларны күп күрергә туры килде. Шул ук вакытта тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнеп тә, менә дигән ир-ат булып үсеп җиткән кешеләрне беләм. Соңгылары белән күбрәк тә очрашырга туры килде бугай әле. Шуңа күрә баланың нинди булып үсүе, гаиләнең тулы булу-булмавына түгел, фәкать ата-ананың нинди булуына бәйле.


Фикер өстәү