Нинди генә кушамат юк бу авылда…

Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң зур авылларның берсе булган меңнән артык йортлы Шәлене күпләр шаяртып “кечкенә Кытай” дип йөртә. Биредә яшәүче һәр кешенең үз атамасы, үз кушаматы бар. “Чегәннекеләр”, “Тазныкылар”, “Яркайныкылар”, “Сыйракныкылар”, “Мукинекеләр” дигән сәер яңгырашлы исем-кушамат йөртүчеләр күп. Бер үк исемле, бер үк фамилияле кешеләр байтак булганга, мәсәлән, без – Мансур Вәлиевләр авылда икәү идек, кушамат ярдәмгә килә. Кушаматларын әйтсәң, кешесен шундук табып бирәләр. Авылдашларым нинди генә кушамат йөртми: йорт кошлары һәм хайваннары, урман һәм кыр җәнлекләре,  яшелчә, бәрәңге, бака, балык, чебен исемнәрен йөртүчеләрнең исәбе-хисабы юк. Газета битенә язып булмый, тән чымырдый торганнары да бар. Ә кайберәүләр бик тә затлы кушаматлы. Мәсәлән, бер авылдаш – патша, икенчесе – Маршал Жуков.

Мин күп еллардан бирле газета-журналларга язгалыйм, шуңа күрә миңа “корреспондент Мансур” дигән кушамат чәпеделәр. Хатыным Язиләнеке –  “Карай”.

Бер мәлне шушы Шәле авыл советының хисапчысы бүлмәсенә Питрәч районының элеккеге хакимият башлыгы Флүн Хәбибуллин килеп керә дә: “Миңа “Әтәч” һәм “Муен” кушаматлы балта осталары кирәк иде, шуларны табарга ярдәм итегез әле”, – ди. Тегеләр сүзнең Әнвәр Зарипов белән Зәмир Мөхәрләмов (мәрхүм инде) хакында барганлыгын тиз төшенеп алалар һәм чакыртып та китерәләр.

…Армиягә китәр алдыннан авылның атаклы гармунчысы Хөсәен абый Таҗиев сөйгәне белән үпкәләшә. Хезмәт итә башлагач, туган авылын, бигрәк тә анда калган беренче мәхәббәтен – Әминәсен өзелеп сагына. Үпкәләрен тәмам онытып, хат язып салырга уйлый. Инде конверт тышына адресын язасы гына кала, әмма Әминәнең фамилиясен исенә төшерә алмый гына бит! Ярый әле, сөйгәненең нәсел кушаматын хәтерли. Конверт тышындагы “Кому” дигән урынга зур хәрефләр белән “Чәүкинәү Әминәгә” (кушаматлары “Чәүкә”) дип язып куя.

Солдат хаты озакламый Шәлегә килеп тә җитә. Хат ташучы  кыз аны Әминә апага сәгате-минуты белән илтеп тапшыра. Озак көттерми, кыз үзе дә солдатка сәлам хаты юллый.

Әллә нинди исемнәр белән аталган шәлелеләр үзләренең кушаматларына һич тә кимсенми. Киресенчә: “Ул безгә ата-бабадан калган, нәселдән килгән”, – дип мактаналар.

Вәлиев Мансур.

Питрәч районы, Шәле авылы.


Фикер өстәү