Октябрьдә нинди бакча эшләре башкару мөһим?

Яздан көзгә кадәр бакча эшендә кайнаган кешеләр, октябрьгә кердек, дип… җиңел сулап куймасын. Бу айда да бакча тирәсендә башкарасы эшләр шактый әле. Көрәк-чиләкләргә дә, үзегезгә дә ял бирергә иртәрәк.

Алма җыяр чак

Соң өлгерә торган алма һәм груша сортларын октябрьдә җыялар. Моны айның беренче ун көнендә эшләсәгез хәерле. “Лобо”, “Кортланд”, “Спартан”, “Мекинтош”, “Славянка”, “Звездочка”, “Память Мичурина”, “Северный синап” кебек алмалар бу. Алар озак саклансын өчен, җыйганнан соң суытып, 5 градус җылылыктагы урында сакларга киңәш ителә. Алмаларны картон тартмаларда, полиэтилен капчыкларда, стеллажларда саклау хәерлерәк. Аска өлгереп җитмәгән уңышны куеп калдырыгыз, өстәрәк өлгереп җитешкәннәрне саклау дөресрәк булыр.

Уңышын җыйдың да, агачны тәрбиясез калдыру яхшы ук булмас. Агачларның тирә-ягын, тамырларына зыян китермичә генә, казып, йомшартып чыгарга онытмагыз. Бакчагызда мүкле, лишайниклы агачлар бар икән, аларны эшкәртергә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 500 грамм 5 процентлы тимер купоросы кушып, эремә әзерлиләр.

Агачлардан коелган яфракларны җыеп, компост итеп кулланырга мөмкин. Әмма белгечләр, яфракларны җыеп, яндырырга киңәш итә. Бу төрле чирләр һәм корткычлар үрчемәс өчен шулай эшләнә.

Утыртабыз, тәрбиялибез

Корыган, авыру агачлар урынына яңаларын утырту өчен дә октябрь аен сайлыйлар.

Җимеш бирүче агачларның кайбер төрләрен көздән утыртырга була. Мәсәлән, грушаны көздән утыртсаң, ул үз урынына тизрәк ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне дә сорамый. Алмагачлар белән дә шул ук хәл. Сливаны да көз көннәрендә утыртырга киңәш ителә.

Яшь агачларны кышка керер алдыннан утыртырга шикләнсәгез, куакларны утыртудан курыкмагыз. Кара карлыган, крыжовник өчен октябрь ае – менә дигән вакыт.

Бакчагызны шау чәчәккә күммәсәләр дә, кайбер чәчәкләрне көз айларында утыртып калуың хәерле. Яз җитеп, көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр башларын төртә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне – нәркис, лалә, крокусларны көздән утыртып калдыра. Кыш җиткәнче ирис, пион, флоксларны да җиргә төртеп куйсагыз була.

Суганчаларны туфракка утыртыр алдыннан “Максим”, “Фитоспорин” кебек препарат эремәләрендә тотарга кирәк, аннан алар өчен әзерләнгән тишемнәргә башта компост, туфрак, ком салырга кирәк. Суганчаларны утырткач, өстенә мул итеп ком сибеп калдыру да файдага гына булыр. Ком өстенә туфрак яки торф җәяргә дә мөмкин.

Октябрьдә күпьеллык чәчәкләрне дә кышка әзерли башлыйлар. Розаларның кайбер төрләрен (мәсәлән, “Флорибунда”) сабагын җирдән 50 см калдырып кисәләр. Өлгереп җитешмәгән яшь ботакларны да кисеп ташларга кирәк. Кышкы суыкларга алар барыбер түзмәячәк. Куаксыман розаларның чәчәк чукларын гына өзәләр һәм төбенә туфрак өяләр. Үрмәләп үсә торганнарның ботакларын кыскартып бөгеп, җиргә яткыралар.

Сарымсак чоры

Октябрьнең беренче ункөнлеге – сарымсак утырту өчен иң отышлы вакыт. Аны утыртасы түтәлне берничә атна алдан казып, черемә, суперфосфат, мочевина кебек ашламалар кертеп калдыру зарур. Туфракны йомшарту турында да онытмагыз. Көзнең нинди килүенә карап, җиргә су сибәргә кирәк. Коры булмаса, дымлы туфракка су сипмәскә дә ярый. Сарымсакларны 6 – 8 см тирәнлектәге буразналарга тезеп чыгалар. Утыртыр алдыннан аларны марганцовка эремәсендә тотып торырга кирәк әле. Сарымсак түтәлен тиешенчә “җылытырга” да онытмагыз: аның өстенә коелган яфраклар түшәргә, ботаклар белән бастырып калдырырга мөмкин.

Туң төшәргә 2-3 атна кала бакчага кышка чыдам культураларны – кишер, петрушка, сельдерей һәм укроп чәчәргә була.

ФИКЕР
Җиләк үрчетү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Айнур Әхмәдиев (Әгерҗе):

– Кызганыч, быел суык көз иртә килде, шуңа уңыш алу иртәрәк тукталды. Без соңгы җиләк уңышын сентябрь азагында алдык. Аннан көн бик суытты, чәчәкләренә кырау сукты, җиләккә дә тиде. Шуңа күрә аларны кышка әзерли башладык инде. Хәзергә төп эш чәчәкләрен, җиләкләрен кисеп, чүпләрен утап кую. Аннан соң алар өстенә салам җәеп куябыз. Бу җиләкләрне суыктан сакларга һәм кар җыярга ярдәм итәчәк. Салам җәйгәч, күсе агуы чәчеп кую мәҗбүри, анысы җиләкләрне тычкан, күселәрдән саклау өчен эшләнә. Җиләкләрнең яфракларын көзен утамаска, җиләк утыртуны инде сентябрьгә кадәр бетерергә кирәк. Соңга калсагыз, суык тиячәк.


Фикер өстәү