Организмга зыян китерүче ризыклар исемлеге

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының эндокринология милли медицина тикшеренү үзәгенең терапевт-эндокринологы Фатыйма Дзгоева дөрес туклану буенча киңәшләрен биргән, дип яза РИА Новости.

Итне атнага бер мәртәбә генә ашарга кирәк. Бу чикләү кош итенә кагылмый. Ә колбасалардан һәм сосискалардан бөтенләй баш тарту хәерле.

Моннан тыш, ул йомырканы көн саен ашарга ярамый дигән фикерне кире каккан. Аның сүзләренчә, пешкән бер йомырка ашау зыян китермәячәк.

Дзагоева В төркеме витаминнары организмга керсен өчен, ярмалардан һәм дөрес әзерләнгән икмәктән баш тартмаска киңәш итте. Ә менә тозлы һәм баллы ризыкны ул азрак ашарга киңәш итә.

Табиб фикеренчә, акрын үзләштерелә торган углеводлар, тупас бөртекле, кузаклы культура ризыклары, зәйтүн мае һәм чикләвекләр матурлык һәм сәламәтлек өчен дөрес туклану стиле булып тора.

 


Фикер өстәү