Остеартрозны ничек кисәтергә? | Файдалы компрессор

Яше илледән узган танышларымның күбесе буыннар сызлаудан җәфалана. Берәүләрнең кул, тез капкачы белән балтыры авыртса, икенчеләре аякның табан өлешенә баса алмаудан зарлана. Табиблар телендә бу чир остеоартроз дип атала.

Әлеге чирдән интегүчеләрне шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Берәүләр авыртуның беренче билгеләрен сизүгә үк табибка йөгерсә, икенче берләре исә: “Безнең яшьтәгеләр арасында була торган хәл икән инде ул. Әнә фәлән дә шуның белән җәфалана, тагын әллә кемгә дә шундый ук диагноз куйганнар”, – дип үз-үзен тынычландыра да авыртуны баса торган дарулар эчеп яшәвен дәвам итә.

– Ни кызганыч, икенчеләре күбрәк очрый, – дип табиб-ортопед Илдар Ишморатов. – Остеоартроз (алга таба артроз – Д.Г.) белән күзгә-күз очрашкан кешеләрнең күбесе аны яшенә сылтап, җиңелчә генә уздырып җибәрмәкче була. Үз белдеклегең белән дәваланып, даруга үрелгәнче, иң элек авыртуның сәбәпләрен ачыкларга, аның ни дәрәҗәдә куркыныч икәненә төшенергә кирәк.

Табиблар остеартрозны өч стадиягә аера:

1 нче стадия – башлангыч үзгәрешләр буынга авырлык килгәндә, йөргәндә, йөгергәндә генә сиздерә, селкенмәгәндә борчымый.

2 нче стадия – авыртулар озаграк һәм көчлерәк була башлый, шыгырдаган тавыш ишетелә, буын рәвеше үзгәрә башлый, йөргәндә комачаулый.

3 нче стадия – авырту бертуктаусыз борчый, кешенең йөрү рәвеше үзгәрә, буын  рәвеше дә үзгәреш кичерә, тик торганда да авырту борчып тора башлый.

Элегрәк әлеге чирне тоз утыру дип тә йөрткәннәр. Тик бу дөреслеккә туры килеп бетми. Ник дигәндә, артроз буынның төп өлеше булган кимерчәктә матдәләр алмашы бозылу аркасында килеп чыга.

– Кимерчәк синовиаль сыекча, гади тел белән әйтсәк, буын “мае” ярдәмендә туклана. Тышкы яктан ул тавык йомыркасының аксымына охшаган лайлалы сыекчаны хәтерләтә. Аның составында гиалурон кислотасы бар. Ул буыннарның җиңел хәрәкәтләнә алуын тәэмин итә. Артроздан интеккән кешедә исә әнә шул буын “мае” кибеп, буын кимерчәге белән аны каплап торучы юка сөяк катламы ашала башлый, – ди Илдар Ишморатов. — Артроз вакытында ян-яктан сөякләрнең үсеп китүе, буынның ялкынсынуы, анда су җыелу, шешү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Зарарланган буын кул белән тотып караганда кайнар була, хәрәкәтләнгәндә авырта. Кимерчәккә артык зур авырлык килгәндә ул чатнарга, имгәнергә дә мөмкин.

Артроз, гадәттә, бот, тез, аяк һәм җилкә буыннарын зарарлый. Әмма ул кул чугы, бармак, аяк буыннары һәм муен, бил, умыртка баганасы буыннарын, тез һәм бот буыннарын да сафтан чыгарырга мөмкин. Әлеге чир иллене узган хатын-кызларда күбрәк күзәтелә. Бу  климакс чорында җенси гормоннарның кимүе белән аңлатыла. Артроз тагын ни сәбәпле килеп чыгарга мөмкин соң? Илдар Ишморатов иң төп сәбәпләрнең берсе дип кешенең яшен атый.

– Яшь барган саен, кимерчәк үзенең сыгылмалылыгын югалта. Буын эчендәге сыеклык кими, аның өслеге дә юкара. Шул рәвешле сөякләр бер-берсенә ышкылып авырта һәм ялкынсына. Әлеге чир авыр күтәрү, артык авырлыктан интегү, авыр спорт төрләре белән дөрес шөгыльләнмәү аркасында да пәйда булырга мөмкин. Сыну, буын чыгу, бәрелү кебек җәрәхәтләр дә сәбәпче була ала, – ди табиб.

Артроз, гадәттә, рентген тикшеренүе узганда ачыклана. Буын эчендәге башка үзгәрешләрне күрү өчен исә компьютер томографиясе (КТ) белән магнит-резонанс томографиясе (МРТ) үтәргә кирәк.

– Чирне алдан кисәтү өчен гәүдә авырлыгын нормада тотарга, җәяү йөреп, мускулларны ныгыту зарур, – ди Илдар Ишморатов. – Уңайлы аяк киемнән йөрүнең дә әһәмияте зур. Артроз белән авыручы кешегә тез буыннарын бик нык сакларга кирәк. Шуңа күрә теләсә нинди физик эшне ял белән чиратлаштыру сорала. Тез саклагыч киеп йөрү дә файдалы.

Ә инде шушы диагноз расланган кешеләргә табиб нигездә ялкынсыну һәм авыртуны баса торган стероид булмаган препаратлар, хондропротекторлар һәм буын эченә кертә торган уколлар билгели. Артроз вакытында физиотерапия белән махсус дәвалау гимнастикасы да авыртуны җиңәргә ярдәм итә.

Үзем сынадым

Соңгы ун елда буыннар сызлап тилмертә. Авыртуны дарулар ярдәмендә генә җиңеп булмаячагын аңлагач, аякларыма ике төрле компресс ясый башладым. Файдасын күрәм, Аллаһка шөкер. Беренче компрессны ясаганда иң элек бер аш кашыгы балга бер аш кашыгы вак тоз салып, яхшылап болгатам. Катнашманы җитен яки киҗе-мамык тукыма өстенә куеп, авырткан буын өстенә ябам да җылы итеп төрәм. Компрессны кичтән куеп, иртән генә аласы. Аны авырту басылганчы һәр көн куям. Икенче компресс түбәндәгечә ясала: 3 аш кашыгы камфара маена 1 аш кашыгы бал һәм шуның кадәр үк горчица порошогы салып болгатасы. Катнашманы кәбестә яфрагына куеп, авырткан урынны төрәсе дә, өстен җылы әйбер белән каплап, 2–4 сәгать буе тотасы.

Тәнзилә Вәлиева. Яшел Үзән


Фикер өстәү