Пластик пакетларны тыярга мөмкиннәр

Роспотребнадзорда кибетләр өчен бер тапкыр кулланыла торган пластик пакетлар җитештерүне этаплап киметергә, алга таба аларны чыгаруны тыярга мөмкинлек бирә торган закон проекты әзерлиләр. Бу хакта «Известия» газетасы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, җитештерү калдыклары турындагы законга төзәтмәләр белән бәйле тәкъдимнәр инде әзер һәм тиздән алар төрле ведомстволарга килештерүгә җибәреләчәк. Россия Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында әлеге инициативаны хуплыйлар. Белгечләр фикеренчә, бу чараны илкүләм профиль проектына кертергә – 2024 елдан пластик пакетлар куллануны тыярга кирәк.

Әлеге инициатива пластик эшләнмәләргә мөнәсәбәттә дөнья күләмендәге сәясәткә тәңгәл килә. Өстәвенә, хәзер Россиянең күп кенә сәүдә челтәрләре пластик пакетларны бушлай бирүдән баш тартып, аларны сата башлады. Бу чара товарга булган ихтыяҗга йогынты ясады һәм сату күләме ике тапкыр кимеде.

 


Фикер өстәү