Рәшит Сабиров хаклымы? | КАЙТАВАЗ

“ВТ”ның сишәмбе (1 октябрь) санында “Рәшит Сабиров хаклымы?” дигән язма чыккан иде. Анда сүз Татарстан халык артистының  танылган җырчы Әлфия Авзаловага мемориаль комплекс ачу тантанасында әйткән фикере турында барды. Рәшит Сабиров Әлфия Авзалова исемен шәһәр читендәге бер йортлы урамга бирү белән килешмәвен кискен рәвештә белдерде. Нәтиҗәдә аннан шул бистәдә яшәүче халыктан гафу үтенүен сорадылар. Газетаның Инстаграм битендә шушы язма уңаеннан кызу фикер алышу бара. Сезгә шуларның кайберләрен тәкъдим итәбез. Рәшит Сабиров хаклы идеме? Фикерегезне “Ватаным Татарстан” газетасы сайтында яки социаль челтәрдәге сәхифәләренә яза аласыз. Сездән хатлар көтеп калабыз.

Жан ачысы саркый аның! Халык исемен сәнгать өлкәсенә очраклы килүчеләр ала,  гомерен иҗатка багышлаган күпме шәхес бөтенләй игътибарсыз кала…

Тавыш чыгарырга кирәкми! Рәшит абыйга тынычрак сөйләшергә кирәк! Конкрент уйларга кирәк, зур тема күтәрелде… Хак сузе бар.

  • Рәфис Атаказов, блогер (hamanatakaz)

Рәшит абый белән замандаш булу үзе бер бәхет. Курыкмыйча үз фикерен әйтә ала, афәрин. Горурланам. Зиратта кычкырып тавышлаган дигән фикерләргә килгәндә, бүтән җирләрдә әйтеп файдасы булмагач, соңгы чиктә каберлектә ишетерләр дип чыгыш ясагандыр.

Рәшит абый дөрес әйтә! Кайбер урамнарның исемнәрен үзгәртеп куялар бит әле. Әлфия апа урамы шәһәрнең читендә түгел, үзәгендә булырга тиеш. Беркем белмәгән яисә Татарстанга кагылышы булмаган кешеләрнең исемнәре белән атыйлар урамнарны, ә үзебезнең бөек шәхесләребезне санга сукмыйлар. Һәйкәле дә Филармония тирәсендә булса, яхшы булыр иде.

Эсперанто урамын Назарбаев урамына әйләндерделәр бит… Нигә, мәсәлән, Павлюхин урамын Авзалова урамына әйләндермәскә? Бу аның гомер буе эшләгән урыны, филармониядә дә шул урамда. Рәшит абый әйтсә, әйтә инде ул. Аңа тагын кая сөйләргә? Монда күпме халык һәм җаваплы түрә җыелган.

Ай-һай. Игътибар белән тыңлагыз, зинһар, Рәшит Сабиров сөйләгәннәрне. Афзалова урамында яшәүчеләрне эткә, кыр куянына тиңләми бит ул! Үзәк урамнарга исемен кушмаганга күрә, йөрәге әрнеп сөйли! Бәлки, җитәр шушы хәл аркасында пиар ясап, танылган олы яшьтәге шәхесебезне изәргә!?

Казанда бер ук исемне йөрткән берничә урам бар. Мәсәлән, Магистральный урамы. Бирсеннәр иде Әлфия апа исемен берәрсенә. Рәшит абый дөрес әйтте.

Рәшит Сабиров, Әлфия Авзалованы якыннан белгэн шәхес буларак, билгеле, чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма, зиратта тугел. Әрвахлар белән саубуллашканда,»тыныч йоклагыз», дип китәбез. Тавыш чыгару, кемнедер тәнкыйтьләү, нәрсәдер таләп итү урыны зират түгел. Әйе, һәйкәлнең дә урыны дөрес сайланмаган. Һәйкәл ул кеше йөри, күрә торган урынга куелырга тиеш. Минем дә ул һәйкәлне күрәсем, моң патшабикәбез каршында баш иясем, чәчәкләр саласым килә. Түбән Камадан килеп, мин аның каберен каян эзләргә тиеш булам инде? Ә минем кебекләр, иманым камил, миллионнар. Рәшит абый, бәлки кызыбрак киткәндер, артыгын да әйтеп ташлады. Бу нисбәттән, кайда тагын авыз ачып, сүз әйткәне бар аның? Ә бит сүзе утми торган кеше түгел. Концерт саен тартма куеп, Ә.Авзалова белән И.Шакировка һәйкәл куярга акча жыябыз дисәләр дә, бер ел эчендэ кирәкле сумманы тупларга була. Ул вакытта инде һәйкәл урынын халык билгели алыр, уйлавымча. Мин пенсиямнән акча күчерергә әзер.

  • Фирүзә Зиннәтуллина (zinfuruza)

Рәшит абыйның сүзләре белән килешәм! Бу сүзләрне ишетүче булырмы?! Юктыр! Колакчыннар киеп йөрүчеләр заманасы килде! Урамы бик матур булачак, асфальт салдылар, йортлар төзиләр! Мин шунда яшим, әле ул урам проспектка әйләнәчәк! Зиратта митинг оештырырга кирәк түгел, анда дога укырга кирәк! Бу минем фикер!

Рәшит Сабировның сәнгатьтә үз урыны, төпле фикере бар. Ә кемдер инде тырнак астыннан кер эзләп, ул әйткән сүзләрнең мәгънәсен башкага борып, интернетта юк-бар әңгәмә оештырып утыра. Әлбәттә, Әлфия Авзалова урамы да, hәйкәле дә халкыбызның йөзе булып шәhәр үзәгендә урын алырга лаек! Киләчэктә җитәкчеләр игътибарлырак булыр дип ышанып калабыз.


Рәшит Сабиров хаклымы? | КАЙТАВАЗ” язмасына фикерләр

  1. Җәмәгат!!!Әлфия Авзалова татар халкы өчен легенда, аның турында дөня белә, аның һәйкәлен берәр чит ил шәһәренә куйып, берәр үзәк урамына Әлфия Авзалова исеме бирелсә, бер дә шаккатасы юк…Ә үз халкы үзенең иле кайда булса да тыгып кул юмакчы, менә безнең түрәләр шулай бәяли милләтебезнең сандугачларын, Рәшит Сабиров шикелле кешеләр бик сирәк калып бара,… менә Радик Юлякшинга Тукай примиясе бирәләр дигән очкын чыккач, һай халык сөенде. нәрсәгә соенгәнен белмичә, күзләрне ачар вакыт җәмәгат, Милләтнең җәүһәр ташлары белән, юлда яткан ташны аерыр вакыт
    rfhxsr@mail.ru

Фикер өстәү