Рөстәм Миңнеханов: “Мондый тәнкыйть булырга тиеш”

Эшмәкәрләр нинди проблемаларның хәл ителүен көтә? Ташландык фермаларны һәм кулланылмый яткан җирләрне бизнес әйләнешенә кертү, газга тоташтыру процедураларын гадиләштерү, кадрлар кытлыгын хәл итү. Татарстан Президенты каршында Эшкуарлык Советының XIII киңәйтелгән утырышында алар,  әлеге мәсьәләләрне күтәреп, чишү юлларын эзләде.

Җитештерү – ота, сату – оттыра

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык Советын ачып:

– Без эшмәкәрләргә һәм аларның проблемаларына карашны үзгәртергә телибез. Проблемалы темаларны республика дәрәҗәсендә хәл итәбез, безнең вәкаләтләрдән чыкса, федераль коллегаларга мөрәҗәгать итәбез, – диде.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифаларын башкаручы Венера Камалова Татарстанда район-шәһәрләрдә эшлеклелек активлыгы рейтингын тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, республикада 145,7 мең кеше бизнес белән шөгыльләнә. 1 млннан артык кешегә эш урыны тәкъдим итүчеләр дә – эшмәкәрләр. Алар аеруча Казан (48 процент) һәм Чаллыда (16 процент) күп. Узган ел белән чагыштырганда, эшмәкәрләрнең саны 1,3 процентка арткан. Ягъни бер ел эчендә 36373 бизнес ачылган, 34 208е эшләүдән туктаган.

Районнар арасында ачылган оешмалар саны буенча соңгы өч елда Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Лаеш һәм Питрәч районнары алдынгы урында бара. Ә менә Ютазы, Спас, Яңа Чишмә һәм Азнакайда эшмәкәрлек эшчәнлеген туктаткан оешмалар күбрәк.

– Өч ел эчендә уңай һәм тискәре күрсәткечләргә ирешкән районнар барлыгын күрәбез. Казанга якын булган районнарда бизнес яхшы үсә. Шул ук вакытта без башкаладан читтәрәк урнашкан шәһәрләрдә дә эшмәкәрлекнең үсеш алуын билгелибез. Димәк, анда да яхшы шартлар тудырылырга мөмкин, – диде Венера Камалова.

Әлеге тикшеренү быелның июненнән алып сентябренә кадәр үткәрелгән. Сораштыруда 16 мең кеше катнашкан. Сорауларга һәр районнан 100әр эшмәкәр, һәм Казан белән Чаллыдан тагын 250шәр кеше җавап биргән. Ләкин Венера Камалова билгеләп узганча, анализ өчен 4,8 мең анкета гына алынган.

“Соңгы алты айда бизнес алып бару шартлары яхшырдымы, начарландымы?” – дигән сорауга узган ел сораштыруда катнашучыларның 52 проценты тискәре җавап биргән булган. Быел исә болай җавап бирүчеләр азрак – 44 процент кына. Аеруча Казан, Чаллы шәһәрләре, Азнакай һәм Ютазы районнары эшмәкәрләре канәгатьсезлек бердергән.

Кайсы тармаклар уңышлырак соң? Бизнеслары җитештерү тармагы белән бәйле эшмәкәрләр “балда-майда” йөзсә, эшчәнлекләре сату белән бәйле эшмәкәрләргә бер дә җиңел түгел икән. Алар товарларның яки ризыкларның аз сатылуыннан һәм эре сәүдә челтәрләре белән көндәшлектән зарлана.

Сарман – алдан, Әтнә – арттан

Районнар рейтингына килгәндә, бу юлы тикшерүчеләр районнарны һәм алты зур шәһәрне аерым караган. Бизнестагы уңышлары белән Татарстанның нибары өч районы гына (Сарман, Балтач, Теләче)  мактана ала. Бизнес өчен иң кулай районнар исемлегендә шулай ук Лаеш белән Саба да бар. Ә менә Кайбыч, Азнакай, Апас, Лениногорск, Әтнә районнарны исемлек ахырында гына урнашкан. Казан һәм Чаллы кебек эре шәһәрләрдә дә хәлләр мактанырлык түгел.

Венера Камаловадан соң сүз алган Рөстәм Миңнехановның ясалган анализдан бик үк канәгать булмавы аңлашылды. Ул аны “тагын да тирәнрәк” өйрәнергә кирәклеген әйтте.

– Эшлеклелек активлыгы – мөһим фактор, ләкин вазгыятьне тулысынча күрергә кирәк. Безгә эш урыннарының ничек үзгәрүе, бер эшченең күпме эшләве, оешманың эш нәтиҗәсе, кереме, хезмәт хакларын белү мөһим. Без эшмәкәрләрне ишетергә һәм алар белән эшли белергә тиеш. Шикаятьләр килә икән, димәк, урыннарда боларга игътибар бирелмәгән, – диде Президент һәм киләчәктә мондый тикшеренүләрне Икътисад министрлыгы белән берлектә ясарга кушты.

Шулай ук район башлыкларына да сораштыру нәтиҗәләренә игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Алар әйткән проблемаларны да “йомып” калырга түгел, ә хәл итәргә тырышырга кушты.

– Мондый тәнкыйтькә гадәти карарга кирәк. Кемнең нәрсә әйткәнен тикшерергә дә кирәкми. Әгәр бер кешегә сүз әйтергә бирмибез икән, бервакытта да объектив хәлне күрмиячәкбез. Мәгълүмат алдык һәм безнең бурыч — мөмкин кадәр ачык булу, сорауларга җавап табу, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Газга тоташтыру

Киңәшмәдә шундый проблемалы мәсьәләләрнең берничәсе күтәрелде. Бизнес газга тоташтыру (яңадан җибәрүдә) процедураларын гадиләштерүне сорады. Эш шунда: Татарстан эшмәкәрләре һәр сезон саен газга яңадан тоташтырырга мәҗбүр, ләкин бу процедура шактый катлаулы һәм озак вакытны ала. Газ тарату станциясенә тоташу өчен, бизнес 25 этап узарга тиеш. Моның өчен эшмәкәрләргә бер айга якын вакыт кирәк. Шулай ук алар кирәкле документлар булмаудан, тикшерүчеләрнең әйтмичә килүләре аркасында, аларны озатып йөрү өчен берничә көн вакыт кирәк булудан да канәгатьсезлеген белдерә.

Әлеге проблеманы Чистай районы мисалында тикшергәннәр. “Халык даруханәсе” җәмгыяте генераль директоры Илдар Гыйльманов проблеманы документлар әйләнешен гадиләштерү юлы белән хәл итәргә тәкъдим итә.

  • Кибет, чәчтарашханә, ателье, даруханәләрне газ белән җылыту өчен, эшмәкәрләр аерым сезонда гына газга тотыштыру процедурасын үтәргә тиеш, – дип саный ул.

Озак вакыт һәм кәгазь эше күплеге белән “Газпром трансгаз Казан” ширкәте генераль директоры Рөстәм Госманов та килеште.

– Анализ ясарга кирәк, тик куркынычсызлык таләпләрен киметмәскә иде, чөнки көнкүрештә газ — куркыныч әйбер. Минемчә, бөтен процедура 20 минуттан артмаска мөмкин, – диде ул.

Моннан тыш, ул газны кирәк сезонда гына бирү турындагы гаризаны сайтта махсус сылтама аша электрон юл белән биреп булуын да әйтте. Гаризаларны электрон юл белән бирүне Яшел Үзәндә сынап караганнар инде. Мондый эш тәртибе уңай бәяләмә алган.

Рөстәм Миңнеханов газ куллануда бар җирдә дә электрон әйләнеш булырга тиешлеген әйтте. Ләкин шул ук вакытта ул куркынычсызлык турында да истә тотарга кирәклеген искәртте. Һәм газ хезмәтләренә, Татарстан Хөкүмәтенә эшмәкәрләр өчен гадиләштерелгән эш тәртибен уйларга йөкләмә бирде.

Ташландык җирләр һәм фермалар

Эшмәкәрләрне эш алып бару өчен буш җирләр булмавы да борчый. Дөрес, ташландык җирләр һәм фермалар бар анысы, хәтта ки күп, тик менә тиз арада эш башлау өчен уңайлы һәм камил механизмы гына юк. Мәсәлән, Алексеевск районында хуҗасыз 7 меңгә якын җир биләмәсе һәм 3 мең капиталь төзелеш объекты булуы ачыкланган. 334 ташландык ферма табылган. Аларның 133ен фермерлар документсыз куллана, 28е яхшы хәлдә, аларны ташламалы шартларда эшмәкәрләргә арендага биреп булырга мөмкин булыр иде.

Фермер Сергей Полянский сүзләренә караганда, хәзерге вакытта җирләрне рәсмиләштерү өчен 1,5 ел вакыт кирәк.

– Акча керттек, ләкин рәсмиләштерү процедурасы катлаулы булды. Хәзер мин корылманы залогка биреп кредит та ала алмыйм, терлек алуга да кредит бирмиләр, чөнки малны кертер өчен бу бинага хокукым юк, – диде ул.

Татарстан Президенты проблеманы лизинг компаниясе аша чишүне тәкъдим итте. Әлеге мәсьәләгә карата Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та үз фикерен әйтте.

– Лизинг компаниясенә рәсмиләштерү, милек яңа сатып алучылар балансында булса гына мөмкин. әгәр беркемнеке түгел икән, барыбер суд аша гына хәл итеп була, – диде.

Кадрлар

Тагын бер авырткан мәсьәлә ул – кадрлар белән тәэмин ителеш. Рөстәм Миңнеханов кадрларны бер-берләреннән “урлау” проблеманы чишү юлы түгеллеген билгеләп узды. Моның өчен мәшгульлек үзәкләре җәлеп ителергә тиешлеге дә әйтелде. Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов  кыска вакытлы 900 укыту программасы булуы, ә хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова декрет ялында булган әниләрне укыту турында сөйләде.

– Өч ай, ярты ел өйрәнеп булырлык белгечлекләр дә бар. Безгә кешеләр һөнәрле булып акча эшләве мөһим. Микробизнес, кече бизнес өчен кирәкле белгечләр әзерләү кирәк. Моның өчен һөнәргә тиз өйрәтә торган үзәкләр булырга тиеш, – диде Президент.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү