Рәшит Сабиров: «Мин кемнән гафу үтенергә тиеш?»

Бүген “Мәйдан” каналын ачып карасам, үзенең җаны-тәне, илаһи моңы, көчле тавышы, ачык дикциясе белән милләт кызы, милләт анасы Әлфия Авзалова язмасын тапшыралар. Бөтен сәхнәне, Әлфия апа кебек, берүзе тутырып торучы җырчылар тагын бармы?

Ул гомер буе һәр концертта 40лап җырны тере тавышка җырлады. Аның белән Казанга кайтмыйча, дүртәр ай гастрольдә йөри идек. Татарстанның һәр авылында, һәр районында, һәр шәһәрендә Советлар Союзы шәһәрләрендә бер үк җаваплылык белән җырлады ул. 70 ел иҗат гомерен татар халкына, тугандаш халыкларга багышлаган Әлфия Авзаловага татар зиратында һәйкәл ачканда Рабит Батулла, аны Гиннесслар китабына кертергә кирәк, диде. Рабит Батулланың фикерен һәр тыңлаучы көчле кул чабулар белән хуплады. 70 ел кемнең җырлаганы бар тагын? Бу фикер зиратта гына күмелеп калмасын иде!

Мин зиратта “Әлфия Авзаловага Казан үзәгендә һәйкәл куярга, Казан үзәк урамнарының берсенә Әлфия Авзалова исемен бирергә кирәк” дигәч, андагылар кул чаптылар, хупладылар. Интернетта, матбугат басмаларында минем фикерне хуплаучылар күп булды. Ләкин берничәсе “Зиратта сөйләргә кирәкми” иде, “Рәшит Сабиров гафу үтенсен”, – диде. Һәйкәл ачканда зиратта сөйләшмичә, кайда сөйлисең инде? Ә син үзең кайда сөйләр идең? Идән астында яки юрган астында куркып сөйләп кенә, җитәкчеләр ишетми бит инде аны. Без юрган астында йодрык күрсәтеп, сөйләп, йөзәрләгән татар авылларының юкка чыгуына, татар теленең, татар мәктәпләренең бетүенә юл куйдык. Юрган астында сөйләп, шушы хәлгә калдык инде. Бу – безнең татар җире, татар иле, безнең бәхетебез, Ватаныбыз, бәйсезлек өчен, миллионлаган ата-бабаларыбызның каны кыелган урын. Нигә без шундый, беребез сөйләгән фикергә икенче татар каршы чыга? Куркумы, ялагайлыкмы бу?

Рәшит Сабиров кемнән гафу үтенергә тиеш соң? Бөек татар композиторы Сара Садыйкова белән бөек җырчы Әлфия Авзаловага һәйкәлләр булырга тиеш безнең Казанда! Моңа кем каршы килә? Ни өчен? Әлфия Авзалова көчле рухлы җырчы иде. Ул 8 бала тәрбияләп үстергән ана да әле. Тагын әллә ниләр язар идем, күзләремә яшь килеп тыгылды. 65 яшьлек ир кеше телевизор каршында елап утыра икән, бу бер дә юкка түгел инде… Безнең көчсез булуыбызга гарьләнеп туган күз яшьләре бу.

Рәшит Сабиров


Фикер өстәү