Рөстәм Миңнеханов: “Миннән архитектор чыкмый инде, әмма төзелеш эшендә булыша алам”

Һәркемнең үз шәһәрен матур һәм төзек итеп күрәсе килә. Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән яшь архитекторлар моның иң яхшы ысулларын табу, тәҗрибә уртаклашу өчен архибиенналега (күргәзмә) җыелды.

Әлеге чара икенче мәртәбә оештырыла. Быелгы очрашуның сәбәбе ташландык сәнәгать территорияләрен рәткә китерүгә бәйле. Финалистлар Казан шәһәренең ике сәнәгать зонасы – “Сантехприбор” заводы һәм Казан элеваторын төзекләндерү буенча проектларын тәкъдим итәчәк. Быел бәйгегә 700 гариза килгән, 30 проект финалга чыккан. Алар арасында Татарстан вәкилләре дә бар.
Финалга чыккан проектларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова карады.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, яшь архитекторлар бөтен көчен шәһәрнең сәнәгать зоналарын ямьләндерүгә юнәлтергә тиеш.
– Теләсә кайсы шәһәрнең иң матур урынын сәнәгать предприятиеләре томалап тора, аларның күбесе бик үк төзек хәлдә түгел, – ди Президент. – Казан да искәрмә түгел. Бездә дә Иделнең иң матур урыннарында манзараны чистарту корылмалары, йөк порты, ком базы кебек корылмалар каплап тора.
Рөстәм Миңнеханов, республикада төп катнашучылары яшьләр булган мондый чараларны үткәрү аеруча рәхәт, дип белдерде. Президент сүзләренчә, яшь белгечләр проблемага яңача карый. “Безгә мондый иҗади яшьләр кирәк. Миннән архитектор чыкмый инде, әмма төзелеш эшендә булыша алам”, – дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.

Яшьләргә өмет зурдан. Моны пленар утырышта катнашкан Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев та искәртте. Аның әйтүенчә, быелгы биенналедә күтәрелгән тема бөтен ил өчен дә актуаль санала. “Креатив, ижади яшьләрдән башка илкүләм проектларны яңа дәрәҗәгә күтәреп булмый. Сәнәгать зоналары белән эшләү дә шәһәрләребездәге заманча архитектураның бер өлеше булып тора. Бу эшләрдә яшьләрнең күзаллавы, кызык фикерләре чагылыш таба”, – диде ул. Министр чарада катнашкан яшь белгечләрне илнең архитектура өлкәсендәге киләчәге дип атады. Шулай ук ул Татарстан Президентына аерым рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов шәһәр мохитен формалаштыруда һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерүдә гаять зур эш башкара, игътибарын жәлләми. Президент ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова да, бу уңайдан республикага уңыш елмайды, дип аның сүзләрен җөпләде. “Без Россиянең барлык төбәкләре белән дә хезмәттәшлек итәбез, әмма Татарстан белән аралар аеруча якын һәм җылы”, – ди Якушев. Архитектор, бәйгенең жюри рәисе Сергей Чобан сүзләренчә, алар хөкеменә тәкъдим ителгән эшләр бик югары дәрәҗәдә булган. Шуңа да эш бирүчеләр дә аларга игътибар итәргә тиеш. “Проектларның сыйфаты безне гаҗәпләндерде. Финалистлар, яшьләренә карамастан, бик осталар һәм көндәшлеккә әзерләр. Барлык катнашучылар да киләчәктә күңелләренә хуш килгән эш табар дип ышанасы килә”, – диде ул.
Пленар утырышта да, журналистлар белән аралашканда да Якушев, сәнәгать милке саналган җирләрне алу турындагы закон проектын яңадан торгызырга кирәк, дип искәртте. Бу тәкъдимне Рөстәм Миңнеханов та хуплый.
– Әгәр милекчеләр эшне яхшы оештырган икән – сораулар тумас. Без ташландык һәм проблемалы урыннар турында сөйлибез, моңа тыныч кына карый алмыйбыз. Ул җирләрне үзебез өчен түгел, шәһәр һәм биредә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту йөзеннән тартып алабыз. Безгә кырысрак эшләргә кирәк, – диде ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү