Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере»ндә бәяләр күтәрүнең нигезлелеген тикшерергә кушкан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Салават Күпере»торак комплексында торакның квадрат метрының уртача бәя күтәрүнең нигезлелегенә анализ ясарга кушкан. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика Президентына төзелеш компанияләренең бәяләрне арттыру турында инициатива белән чыгуы хакында хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бәяләрне арттыру нигезлеме-түгелме икәнен анализларга йөкләмә бирде һәм төп принципка (торак бәясе үтемле булырга тиеш) таянып эш итәргә кирәклеген искәртте», — дип аңлатты Галимова.

Алдан хәбәр иткәнчә, «Салават Күпере»ндәге ремонт ясалмаган фатирның бер квадрат метрын 38 мең сумга бәяләгәннәр. Ә инде торырга яраклы итеп, ремонт ясалганы 42 мең 500 сумны тәшкил итәчәге билгеле булды.


Фикер өстәү