Рөстәм Миңнеханов: “Укытучы булу җиңел түгел”

“Мин укытучы була алмас  идем”. Халыкара  укытучылар көненә багышланган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай диде.  “Укытучы  булу җиңел түгел,  бу һөнәр сабырлык, тырышлык, һәрвакыт үрнәк булуны сорый”,  – диде Президент, мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.

Татарстан укытучылары бер урында таптанмый: яңалыкка омтыла, эзләнә, укучыларын үз артыннан ияртергә тырыша.  Республика данын ил күләмендә яклыйлар. Бу көннәрдә Казанның 2 нче лицей-интернатында биология фәнен укытучы Наил Мирсәетов “Россия ел  укытучысы-2019” бәйгесенең финалында иң яхшы укытучылар бишлегенә эләкте. Абсолют җиңүченең исемен бүген беләчәкбез. Билгеле булганча, Наил Мирсәетов “Казан, Ел укытучысы-2019”,  “Татарстанның Ел укытучысы” исемен яулады. Ул биология фәнен инглиз телендә укыта.

“Мәктәп – минеке, балаларны яратмасаң, нәтиҗә булмаячак”. Купшы сүзләр түгел бу, җаны-тәне белән укучыларга белем һәм тәрбия бирүче  мөгаллимнәр үз хисләрен әнә шулай белдерә.  Укучыларның дәрескә ашыга-ашыга килүе дә  – укытучы хезмәтенә  зур бәя.

– Без гимназиядә балаларны көн саен Габдулла Тукайның  “Бәйрәм бүген” дигән  җыры белән каршы алабыз.  Алар укырга йөгерә-йөгерә, елмаеп киләләр. Бу җырның рухы мәктәпкә туры килә. Бала мәктәпкә елмаеп килә икән, бу инде – укытучы өчен зур күрсәткеч, – диде Казанның 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина газетабыз хәбәрчесенә.

Чаллының 31 нче мәктәбендә 31 ел физика укыткан Роза Шәрипова лаеклы ялда булса да, аны халык укытучысы буларак хөрмәтләп чакырганнар.

– Укытучының абруе  соңгы елларда  күзгә күренеп күтәрелә. Элеккеге дәрәҗәсе, аның сүзе кире кайтыр дип  ышанам, – ди Роза Шәфиковна. – Балалар мәктәпкә яратып килсен өчен, укытучыдан тәрбияче булу да сорала. Дөресен генә әйткәндә, бала мәктәпкә укытучы янына килә бит. Укытучысы ошаса, ул фәнен дә, сыйныфын да яратачак,  барысын да туганы кебек кабул итәчәк. Лаеклы ялда булсам да, мәктәпне 30-40 ел элек тәмамлаган укучыларым хәл белешергә килә. Үзең яратсаң, укучыларың да сине ярата.

Президент укытучыларның республиканың социаль-икътисади үсешенә дә саллы өлешен кертүен әйтте.“Ворлдскиллс”  чемпонатындагы уңышлары өчен дә мөгаллимнәргә рәхмәтен белдерде. Татарстан  укучыларының берничә ел рәттән олимпиада нәтижәләре буенча илдә беренче өчлеккә керүен билгеләп узды.

– Бүген күптелле белем бирү системасына, санлы мәгарифкә өстенлек бирелә. XXI гасыр укытучысы яңа бурычларга, үзгәрешләргә тиз ияләшә торган белгеч булырга тиеш. Безнең бурыч – укытучыны заманча фикерле, белемле педагог итеп күрсәтү, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышыннан соң ул дәүләт бүләкләре тапшырды. Казан педагогика көллияте директоры Анфиса Җәләлова, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнде. Халык укытучылары, Татарстанның атказанган укытучылары, Татарстан Президенты Рәхмәте һәм башка  мактаулы бүләк ияләрен  билгеләделәр. “Барыгызны да бүләкләү гадел булыр иде, ләкин сезнең министр Борһанов шушы исемлекне генә бирде бит”, – дип шаяртты Президент.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, укытучыларны бәйрәм белән котлап: “Укытучыларны беркемгә алыштыра алмый”, – диде.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү