Рабигыль-әүвәл аенда нишләргә кирәк?

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте яза.

  • Кичә ахшам намазыннан соң рабигыль-әүвәл ае керде. Бу ай кешелеккә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең с.г.в. туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле. Рәсүлебезнең с.г..в. туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 12-нче көне, ягъни 8 ноябрь киченә туры килә.

«Кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган сөекле Пәйгамбәребезнең с.г..в.дөньяга килүе – бөтен мөселман өммәте өчен бөек вакыйга. Бу уңайдан шатлык белдерү, Үз Рәсүлен с.г.в. җибәргәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуыбызны аңлата», — дип аңлата мөфти.

«Газиз дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид кичендә Пәйгамбәребезгә с.г.в. салаватлар әйтү, ул яшәгән заманнар, күргән хәлләр, могҗизалар турында китаплар уку, вәгазьләр уку, сәдака бирү бик саваплы.
Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең Рәхмәте белән бүләкләсен һәм сөекле Пәйгамбәребезнең с.г.в. сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп әйләсен! Әмин!» — диелгән мөрәҗәгатьтә.

«Татар-ИНФОРМ»


Фикер өстәү