Республикада Беларусьның су чистарту җиһазлары заводы филиалы ачылырга мөмкин

Татарстан һәм Беларусь су чистарту буенча уртак эшкә керешмәкче.

– Беларусьта җитештерелгән җиһазлар ярдәмендә Татарстан Республикасында “Экология” һәм “Чиста су” программаларын тормышка ашыру буенча дәүләтара килешү төзү күздә тотыла, – дип хәбәр иткән “Татар-информ” агентлыгына дустанә илнең су чистарту җиһазлары заводы директоры Сергей Иванов.

Аның әйтүенчә, Беларусь заводы технологияләре һәм продукциясе Татарстанда шәһәр-авылларда яшәүчеләрне эчәр су белән тәэмин итү, шулай ук сәнәгать предприятиеләренең ташландык суларын чистарту өчен кулланылачак. Проект уңышлы килеп чыккан очракта, республикада Беларусьның су чистарту җиһазлары заводы филиалы пәйда булырга мөмкин.


Фикер өстәү