Республикага юеш карлы яңгырлар килә

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республикага юеш карлы яңгырлар килә. Бүген төнлә әле чагыштырмача җылы, аз-маз гына яңгырлы булса, иртәгә көндез аязачак, әмма инде һава температурасы +4+9 градустан артмаячак.

Ә пәнҗешәмбе һәм җомгада (17-18 октябрь) суык яңгырлар көтелә. Пәнҗешәмбе иртәcендә урыны белән юеш кар да явачак.   Көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил дуларга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы 0 градуска төшәчәк, көндезге температура +4+10 аралыгында тирбәләчәк.

Шимбә көнне салкын, әмма явым-төшемсез булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.


Фикер өстәү