Ризык кадерен беләсезме?| СОРАШТЫРУ

Дөньяда ризыкның өчтән беренче чүплеккә ташлыйлар. Шуның аркасында икътисадка ел саен 1 триллион долларлык зыян килә. БМО белгечләрне әнә шундый нәтиҗә ясаган. Ел саен планетада 4 миллиард тонна ризык җитештерелә. Нәтиҗәле итеп кулланылса, бу планетадагы бар кешене ашату өчен җитәр иде.

Әмма 1,3 миллиард тонна азык-төлек чүплеккә ташлана. БМО вәкилләре ресторан, кибет хуҗаларын һәм халыкны ризыкны әрәм-шәрәм итмәскә, артыгын сатып алмаска, кулланып булырлык азык-төлекне ташламаска өнди. Шул рәвешле ачлыктан интеккән кешеләр санын киметергә өметләнәләр. Ә сез ризыкның кадерен беләсезме?

Сәлимә абыстай Хөсәенова, Казан:

– Белгечләр белеп борчыла. Мин үзем дә мондый күренешләргә шаккатып йөрим. Ипи кадәр ипине чүпкә ташлыйлар бит. Күрсәм, йөрәк әллә нишли. Юкса, артык ризыкларны кошларга да биреп була бит. Безнең әниләр ачлык кичереп, черек бәрәңге ашап исән калганнар. Ә хәзер ризыкның кадере бетте. Динебез дә исраф итүне өнәми. Кибетләрдә ризык күп, шуңа да кеше, чамасын белмичә, киштәгә үрелә. Үзеңә җитәрлеген генә алсаң, ризык аунап йөрмәс иде.

Ләйсән Сираҗиева, косметолог:

– Гаиләбез белән ит ашамыйбыз. Гел яшелчә, җиләк-җимеш алына. Күбрәк ярмалар пешерәбез. Әниләр белән бергә яшәгәндә, ризыкның нормасын белми идек. Аерым тора башлагач, чамаларга өйрәндем. Йомырка кабыгын, ипине җыеп барам. Аннары аларны авылга алып кайтабыз. Әти-әни ризыкка сакчыл карарга өйрәтеп үстерде. Мин гомеремдә дә ипине чүп чиләгенә ташлый алмыйм. Ә тирә-юньдәге кешеләргә карап шуны әйтә алам: ризыкның гына түгел, бар нәрсәнең кадере кимеде. Кием-салым белән дә шул хәл. Хәзерге яшьләр рәхәтенә чыдый алмый.

Cәлим Гәрәев, эшкуар:

– Мин авыл җирендә туып үскәч, кайбер җирләрдә шулкадәр күп ризык исраф була дип уйламый идем. Авылда бер ризык калдыгы да артмый лабаса. Малга ашатыла, терлек ашамаганы тирескә булса да түгелеп, черемәгә әйләнә. Төркиядә биш йолдызлы отельләрдә еш булам. Анда табыннарга нинди генә ризык куелмый. Аерым алганда, итнең генә 15-20 төре бар. Күп кенә кеше, өч көн ризык заты күрмәгәндәй, өеп-өеп ала да, яртысын да авыз итмичә, өстәлендә калдырып китә. Бердән, күп ашау зыянлы, икенчедән, бер утыруда күп төрле ризык куллану һич тә файдага түгел. Әле бит ашказаны тулы булса, җүнләп йоклап та булмый. Пәйгамбәребез ашказанын өч өлешкә бүлгән: өчтән берен – азык, тагын бер өлешен – су, калган өлешен һава тәшкил итәргә тиеш. Шулай эшләгәндә тормышыбызда әллә ни күп ризык әрәм-шәрәм булмас иде. Билгеле, исраф азыкка гына кагылмый. Вакытның кадерен белмәү дә – исраф. Җыен юк-бар белән мәш килеп, гайбәт сөйләп, компьютер каршында сәгатьләр буе утырып, гомеребезне заяга уздырабыз.

Рафилә Шәмсетдинова, блогер:

– Ислам дине буенча исраф итү хәерле гамәл түгел. Һәр нәрсәгә дә сакчыл  караш булырга тиеш. Минем әни гомер буе икътисадчы булып эшләде. Шуңа күрә ул безне исраф итмәскә өйрәтте. Үземнең Инстаграм сәхифәмдә дә калган ризыклардан нәрсә әзерләргә мөмкин булуы турында постлар урнаштырам. Беренчедән, безнең тәрбия шундый, икенчедән, дингә килгәч, исраф итүгә җитди карарга кирәклеген аңлыйсың. Ә исраф итү бик күп. Бу ризыкка мөнәсәбәттә генә түгел, һәр нәрсәдә чагыла. Мәсәлән, менә хәзер йорт салганда да иремә файдалырак, сакчылрак юлны карыйк дип киңәш бирәм. Сәхифәм ризыклар пешерүгә бәйле булса да, мин күп әзерләмим. Ашап бетерерлек итеп кенә пешерәм. Аннан соң яхшы, әйбәт ризыкларны чүплеккә ташлаганнарын бөтенләй кабул итмим. Үзем маллар, тавыкларыбыз булмаса да, йомырка кабыгын да ташламыйм. Күршебезгә кертәм, яки авылга алып кайтам.

Миләүшә Гафурова, шагыйрә:

– Без мул җәмгыятьтә яшибез, бернәрсәгә дә кытлык юк. Кеше шуңа үзен чикләми. Әмма ахырда кеше барыбер һәр нәрсәнең чамасы булуына төшенә. Чама белән ашамаса, кеше үзен начар хис итә башлый бит инде. Бу бер дә яхшы түгел. Үзеңне гел чикләргә кирәк: бөтен кызыгы да шул! Үсмер чакта мин сәгать дүрттән соң ашамый идем, соңрак иттән дә баш тарттым.


Фикер өстәү