Роскомнадзор бердәм интернет кагыйдәләре булдырырга әзер

Дөньядагы барлык илләрнең хакимиятләре дә киберҗинаятьчелек, челтәрдәге шпионаж һәм шәхси мәгълүматлар урлау кебек глобаль хәвеф-хәтәрләр кискенләшү шартларында интернетны җайга салуның унификацияләнгән кагыйдәләрен булдырырга тиеш. Бу хакта Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров әйтте.

Александр Жаров әйтүенчә, цифрлы мохиттәге төп негатив күренешләргә каршы тору принциплары турында дөнья күләмендә килешергә кирәк.

“Хәзер, бөтен дөньяда көндәшлек көчәя башлагач, халыкара дәрәҗәдә Интернет белән идарә итү өлкәсендә уенның бердәм һәм гадел кагыйдәләре эшләнергә тиеш. Һәм алар барлык кызыксынган яклар тарафыннан да үтәлергә тиеш», — диде ул, Кытайда Учжэнада узучы Интернет белән идарә итү буенча алтынчы бөтендөнья конференциясенең пленар сессиясендә чыгыш ясаганда.

Аның сүзләренчә, цифрлы мохиттәге төп негатив күренешләргә каршы тору принциплары турында дөнья күләмендә килешергә кирәк. “Боларга киберҗинаять, компьютер инцидентлары, кибершпионаж, мәгълүматлар урлау, төрле базарларда монополия белән артык куллану, агрессив маркетинг, иҗтимагый фикерне манипуляцияләү, деструктив контент тарату, расизм керә. Һәм моңа һичшиксез экстремизм һәм терроризмны пропагандалау, расизм, наркотиклар тарату, балалар порнографиясе керә”, — диде Жаров.

Роскомнадзор башлыгы әйтүенчә, «илкүләм базарларның ачыклыгын тәэмин итеп, җәмгыятьнең ышаныч һәм якланганлык дәрәҗәсен арттырып», безгә янаган хәвефләргә бергәләп каршы торыр вакыт җитте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/20/195648/


Фикер өстәү