Россия сәяхәтчеләренең иң популяр авиамаршрутлары аталды

Быел Россиянең күпчелек сәяхәтчеләре ил буйлап сәфәрләргә китте, иң популяр рейслар Мәскәүдән Симферопольга һәм Сочига булып чыкты. Туту.ру. сайты бу юнәлешләрдә тикшеренүләр алып барган. Бу хакта РИА Новвости хәбәр итә.

Сервис аналитиклары быел Россия туристларының кайсы шәһәрләргә ешрак баруын ачыклаган. Белгечләр 10 октябрьгә кадәр рәсмиләштерелгән авиабилетларны өйрәнгән.

Аеруча Мәскәү-Симферополь авиамаршруты (барлык сатылган билетларның 7 проценты) популяр булган. Икенче урында — башкала белән Сочи арасындагы очышлар, өченчедә — Мәскәүдән Петербургка сәяхәтләр.

Европаның иң популяр юнәлеше дип Мәскәү-Тиват маршруты (Европага сатып алынган барлык билетларның 7 проценты) танылган. Икенче урында – Мәскәү-Прага рейсы, өченчедә — Мәскәү-Барселона.

Якын чит ил юнәлешләре арасында Мәскәүдән Ереванга рейсларына ихтыяҗ зур булган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/12/195199/


Фикер өстәү